Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Иптәшләрчә очрашу үтте

Бүген «Теләче - Арена» Боз сараенда Теләче һәм Лаеш районнары җыелма командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу булды.

Уенда катнашучыларны иң элек Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин, якташларыбыз – ТР Рәисе Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары, ТР Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов, ТР ДәүләтСоветы депутаты Нәҗип Хаҗипов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов сәламләде. 

Җитәкчеләр уенчыларны Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре, кышкы каникуллар белән котлап кына калмыйча, җыелма командалар составында матур уен үрнәкләре дә күрсәттеләр. 

Боздагы иптәшләрчә очрашу  4:5 исәбе белән Лаешлар  файдасына төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев