Җир кешесе
Яз җиттеме, күңел үзеннән-үзе кырларга ашкына башлый. Тургайлар җырын, тракторлар гөрелтесен кыш дәвамында күңел тәмам тансыклый. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте җитәкчесе Рафис Рәшит улы Яхин өчен дә бу шулай.
Тулаем алганда ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 елга якын хезмәт куя. Бүген аның туган көне, тәҗрибәле җитәкче, оста оештыручы булган Рафис Рәшит улына 50 яшь тулды. Күреп, танып белгәннәр аны тормыш сөючән, кешеләр белән гади һәм җылы мөгамәле шәхес буларак хөрмәт итә. Оештыру, җитәкчелек эшенә хирыс кешеләргә хас булганча, көндәлек яңалыклардан хәбәрдар булу, таләпчәнлек тә, шул ук вакытта юмор хисе дә юк түгел үзендә. Нык бәдәнле, мәһабәт кыяфәтле бу ир-егет - чын Җир хуҗасы! Әтисе Рәшит абый вакытсыз һәм бик иртә вафат булганлыктан, абыйлары Расих һәм Рәис кебек Рафиска да кул арасына иртә керергә туры килә, яшүсмер елларында ук “бригад хатыннары”на ияреп колхоз эшендә катнаша. Үсә төшкәч, җәйге каникулларда абыйсы Расих янында комбайн ярдәмчесе булып эшли. Әтиләре Рәшит абый исән булса, дүрт баланың (Рафистан соң әле Ризәлә исемле сеңлеләре дә бар, бүген гаиләсе белән Теләчедә гомер итә) язмышы нинди юнәлеш алыр иде икән? Минемчә, язмышларында үзгәрешләр күп булмас, әмма балачаклары, яшүсмер еллары җиңелрәк үткән булыр иде. Әтиләре урынына калган өлкән абыйлары Расихтан кала, алар өчесе дә Олы Шыңар урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Казан вузларында югары белем алдылар. Югары белем алу мөмкинлеге тудырганнары өчен алар туган нигезләрендә төпләнеп калган абыйлары - Расихка, әниләре - Нурҗиһан апага, әбиләренең сеңлесе - Бүләк апага чиксез рәхмәтле. Рафис исә, абыйсы Рәистән аермалы буларак, җир белән бәйле һөнәрне сайлады. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлагач, туган ягыбызга кайтып, 1993 елда яңадан торгызылган Теләче районының җир комитетына әйдәп баручы белгеч буларак эшкә урнашты. Шул елларда ул мәктәп елларыннан ук очрашып йөргән сыйныфташ кызы Фәнзия белән гаилә корып җибәрде. Үзен уңай яктан гына күрсәткән егетне 1998 елның ноябрендә район орлыкчылык станциясе җитәкчесе итеп билгеләделәр. 2003 елның ноябрендә ул “Уңыш” күмәк хуҗалыгын җитәкләргә алына. - Шөкер, остазларым яхшы булды. Илдус Зәйнетдинов, Рөстәм Кәлимуллин, Илдар Низамов, Рәүф Исмәгыйлев, Фәннур Сәхәбиев, Сабир Шәйхетдинов, Рафаэль Сабиров һәм Дамир Каюмов һәрвакыт эшемә игътибарлы, ихтирамлы булдылар. Соңгысы, аксакал Дамир Каюмов 2004 елда “Игенче” ширкәтен гамәлгә куйган учредителебез. Һәрвакыт киңәш биреп, ярдәм итеп тора. Авыл халкы белән дә аңлашып эшлибез. Аларның фидакарь, намуслы хезмәте нәтиҗәсендә хуҗалык икътисадында тотрыклык саклана. Бу исә авыл халкының яшәү рәвешендә дә, үз-үзен тотышында да ачык чагыла, - диде Рафис Рәшит улы, үзенең остазларына, авыл халкына ихтирамын белдереп.
Бу хакта тулырак район газетасында.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев