Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җирлекнең яшәеше белән таныштылар

Икенче ел рәттән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге тарафыннан эшне иң яхшы оештырган депутат берләшмәләре - депутатлар фракциясе, депутатлар төркеме арасында республикакүләм бәйге үткәрелә.

Мәсәлән, быел депутатлар фракцияcе өчен үткәрелгән бәйгедә  44 эш каралган. Бәйгенең финалистлары арасында Алексеевск, Апас, Яшел Үзән, Сарман, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә, Норлат районнары, Казан шәһәре Думасыныкы белән бергә безнең Теләче муниципаль район Советының депутатлар фракциясе бар.

Депутатлар төркеме арасында үткәрелгән бәйгедә быел 23 муниципаль районнан 26 депутат төркеме катнашкан. Шулар арасыннан 6 депутат төркеме бәйгенең икенче этабына узган. Алар: Азнакай районының Актүбә,  Әлки районының Яңа Ургагар, Апас районының Тау, Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авыл җирлеге, Яшел Үзән районының Яшел Үзән шәһәре һәм безнең районның Айдар авыл җирлегенең депутатлар төркеме финалга чыкты.

Бүген, ягъни 14 декабрь көнне, бәйгенең оештыру комитеты әгъзалары - “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасы төбәк бүлегенең депутат берләшмәләренең Республика координацион Советы Секретаре,”Бердәм “Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге башкарма комитетының партия төзелеше бүлеге җитәкчесе урынбасары, бәйгене оештыру комитеты Секретаре Светлана Гыйниятуллина, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге башкарма комитетының партия төзелеше бүлегенең төп белгече Константин Колесников, төбәк хезмәттәшлеге һәм үсешенә ярдәм итү буенча Татарстан Фондының идарәче директоры Людмила Малыгина, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк контроль комиссиясе әгъзасы, җаваплылыгы чикләнгән “Спецстройсервис” ширкәте директоры, бәйгенең оештыру комитеты әгъзасы Евгений Моисеев һәм VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллинның  ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов  Айдар авыл җирлеге депутатлар төркеменең эшчәнлеге белән танышты. Бу нисбәттән алар Айдар авылы мәдәният йортында,  башлангыч мәктәптә, фельдшер-акушерлык пунктында, авыл җирлеге бинасында һәм “Паварна чишмәсе” биләмәсендә булып, документлар аша һәм визуаль рәвештә җирлекнең яшәеше белән таныштылар.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев