Җирне ярата
Авылда яшәүчеләр саны елдан-елдан ел кими. Авылда эш, акча булмау яшьләрне китәргә мәҗбүр итә, диләр. Шул ук вакытта авылда да яшәп була, дип фикер йөртүче яшьләрнең дә булуы сөендерә. Бүгенге героем әнә шулар рәтендә. 22 яшьлек Рүзәл Габдуллин Шәтке авылында урнашкан “Агролак” ширкәтендә инженер булып эшли. Рүзәлнең әтисе Ильдар абый да гомере буе авылда колхoзда хезмәт куя.
- Әтиләр безнең дүрт бала. Алар барсы да авылда төпләнгәннәр. Бүгенге көндә дә менә шушы үзебезнең колхозда эшлиләр әле. Мин дә инде, кечкенәдән, шушы мөхиттә үскәнлектән, мәктәпне тәмамлагач, Авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Авылга кайттым. Җирне яратам. Хуҗалыкта без ике инженер – Илнар абый Хасанов белән. Ул күптән эшли инде. Техникаларга запас җихазлар ташыйбыз. Һәрвакыт өлкән буынның фикеренә колак салырга тырышам, чөнки алар үз эшләренең осталары, тәҗрибәләре зур. Коллектив бик тату. Бөтен эшне бергә бергә, дус- тату итеп эшләргә тырышабыз. Әллә нинди ватылулар, читтә эшләр булмаганда төшке ашны өйгә кайтып ашыйм, әни ризыгын, шунсына сөенәм, диде Рүзәл тәмле итеп аңлатып, ничек шушы юнәлешне сайладың дип соравыма каршы.
Укып бетереп кенә кайтып эшкә урнашкан Рүзәлгә, урып-җыюның кызган чоры туры килә. Берникадәр вакыт берүзем эшләдем, шулай булса да куркып калмадым, дип егет. Бүгенге көндә үз эшен яратып эшләве күзгә ташланып тора. Эш вакытлары көн саен алтыда башланып китә икән. Һәр көнне техникаларны барлап чыгаралар. Ватылган булса, ремонтлашалар. Көн дәвамында да механизаторлар белән элемтәдә торалар.
Кечкенәдән механизаторлар янында үскәнгәме, Рүзәл техниканың бөтен нечкәлекләрен дә белә. Заманадан калышып булмас дип, быел кышын инстаграммда үз блогын алып бара башлаган. Дөресен әйтим, мин үзем техникадан ерак булсам да, аның әлеге язмалары кызыксыну уятты, карыйсы килеп тора аларны.
- Башта бик ояла идем. Әкренләп кереп киттем, ияләндем. Моның өчен яхшы камералы телефон алдым. Кешегә ошагын, аларның кызыксынып карап баруларын күргәч, бигрәк тә күңел күтәрелә. Хәзер инде кеше бар дип тә тормыйм, сөйләп, барсын да аңлатып төшерәм видеоларымны. Авылда да миңа ияләнделәр. Яратып карыйлар. Мине дә төшер әле, диючеләр күп. Менә шулай кызык итеп, бергәбергә ясыйбыз видеоларны. Башта әти-әниләр каршы килеп маташты, эшсез кеше кебек йөрмә инде, диделәр. Бер авырлыгы да юк. Төшереп куясың да, вакыт булуга, ял иткән вакытта, яки кич белән эшләп бетереп, куясың. Блогымда күбрәк авыл хуҗалыгы темасы. Чит җирләрдән, бер белмәгән кешеләр языла башладылар. Кызыксынап карыйлар. Кеше эшли белмәгән эш юк. Иң мөһиме эшкә теләк булу кирәк. Шулай булганда гына бөтен эш тә уңышлы булып чыга, – диде Рүзәл елмаеп.
Авыл җирендә эш күп дисәләр дә, ял итәргә дә вакытлары кала. Казанга да концерт-театрларга еш йөриләр икән. Гомер итү - басу кичү түгел, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит борынгылар. Челтерәп аккан чишмә төсле башланып киткән кеше гомере тора-бара мул сулы инешкә әверелә. Алга таба да авылда калырга теләге булган егетнең күңелен сүрелдермәүләрен, хезмәт юлыннан канәгать булып эшләвен һәм яшәвен теләп калам!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев