Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иртә яздан, соң көзгәчә...

Бу көннәрдә ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы (республикада шундый 9 филиал бар) Теләче участогы эшчеләре, механизаторлар М-7 - Баландыш юлының Олы Нырсы участогында, беренче чакрымында асфальттагы чокыр-чакырларны, ярыкларны ямау белән мәшгуль.

Участок җитәкчесе урынбасары Марсель Сабиров әйтүенчә, язның үтә иртә килүе, температураның кискен үзгәреп торуы чокырчакырларның, ярыкларның күпләп барлыкка килүенә китергән. Аларны ямау асфальт юлның гомерен озайту өчен кирәк. Моңарчы юлчылар М7 - Баландыш юлының башка участокларында хезмәт куйганнар. Бер уңайдан юл кырыйларын, офыкларны каплап торучы агачлардан арындырганнар. Хәзер көн саен чокыр-чакырларга ике әрҗә асфальт түшиләр. Аны, өзеклек тудырмыйча Арча асфальт-бетон заводыннан зур йөк күтәрелешле “Вольво” автомобиле белән Дамир Нургалиев ташып тора. Һәм бу эшне ул җәй буе дәвам итәчәк. Арча асфальт-бетон заводы ачылганчы, салкын һәм кайнар асфальтны ул Казан заводыннан ташыган. Хәзер исә кайнар асфальт кына түшиләр.

Мин килгәндә М-7 - Баландыш юлының Олы Нырсы участогында эшчеләрдән Илдар Яруллин, Рифнур Шиһапов, Расил Мохтаров һәм Фәндүс Галимуллин чокыр-чакырларга кайнар асфальт җәя иде. Аларга Айрат Афзалов “Барсик” дип исемләнгән фрезалы трактор белән ”сукмак”лар кисеп әзерләсә, Фәрхәт Зәйнагов алар җәйгән асфальтны катоклап, эшне бетереп бара. Кайнар асфальт салганчы, чокырга битум эмульсиясе сибәләр. Бу асфальт чокырга ныклап ябышсын өчен эшләнә. Аңарчы һава өрдергеч белән Рифнур Шиһапов чокырны вак асфальт кисәкчекләреннән, тузаннан чистартып ала икән. Эшкә исә үзләрен “Газель” автомобиле белән тәҗрибәле шофер Равил Исмәгыйлев йөртә. Бригадирлары Земфира Гыйләҗиева. Элек шушы оешмада шактый еллар хисапчы булып эшләгән Земфира ханымга асфальт түшәүчеләр бригадасын ышанып тапшырганнар. Биредә ул 22 ел хезмәт куя. Шуның 13 елын юлда асфальт ямаучы, түшәүче ир-егетләр белән эшләп үткәргән. “Коллективта сыналган, тәҗрибәле, үз эшләрен биш бармагыдай белүче һәм җиренә җиткереп башкара торган, һәрвакыт таяну ноктасы булырдай хезмәткәрләр эшли”, - ди Земфира ханым. Аларның күбесе декабрьдан башлап, тәүлегенә унбишәр сәгать эшләгән, җитештерүчән хезмәттә булган. Карлар эреп, елгаларда су киткәч, ягъни 15 апрельдән соң кизү торудан туктаячаклар. Аларның намуслы һәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз юлларында, торак пунктларга баручы юлларда кыш дәвамында өзеклек тумаган.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Теләче участогы техника паркы яңа, эшчеләр махсус униформа - җәйге-кышкы кием белән тәэмин ителгән. Участокларда хезмәт куючы эшчеләр, механизаторлар көн дә кайнар төшке аш белән тәэмин ителә. Аны контейнерлардан Арчадан китерәләр. “Ашлары бик тәмле, аны көн саен төрлеләндереп торалар, бәясе дә юнь”, - диде алар бертавыштан. Марсель Сабиров белдергәнчә, җәмгыятьтә хезмәт куючыларга хезмәт хакы айныкыайга банк карталарына күчерелеп бара икән. Эш нәтиҗәләренә карап өстәмә түләүләр, бәйрәмнәр уңаеннан премияләр дә була икән. Юлларда өлкән, урта буын белән бергә яшьләр дә хезмәт куя. Элек читкә китүне өстен күргән яшьләрнең эшче һөнәренә алынуы аеруча күңелле күренеш. Шунысы мактауга лаек, алар спортта да актив. Районыбыз юлчыларын без яхшы футболчылар, чаңгычылар, шахматчылар буларак беләбез. Коллектив тотрыклы, биредә эшкә килеп, китеп йөрү (текучесть кадров) дигән күренеш юк.

Б ү г е н  ю л  б и л г е л ә р е н  төзекләндерү, чистарту һәм буяу белән участок мастеры Рафис Гусамов җитәкчелегендәге бригада шөгыльләнә. Аның бригадасында өч кеше хезмәт куя. Соңрак автомобиль тукталышларын, барьерларны, култыксаларны юып, буяп куячаклар.

Май ае җиткәч, юл мастерлары Рафис Гусамов белән Фәнис Шәрипов бригадалары тулысынча юл төзелеше эшләрен башлап җибәрәчәкләр. Быел алар алдында М-7 – Баландыш юлының Айдар һәм Олы Нырсы участогын, Лесной бистәсенә баручы юлны һәм КазанШәмәрдән юлының бер өлешен төзү-төзекләндерү бурычы тора. Болар иң күләмле эшләр. Ваклары да бихисап. Югары сыйфат белән һәм зур өлгерлек күрсәтеп эшләүче һәм актив тормыш белән яшәүче Теләче участогы коллективының алга куелган әлеге мөһим бурычларны башкарып чыгачакларына шик юк.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев