Иртәгә бозлавык булачак, яңгыр һәм кар явачак
Иртәгә, 16 апрельдә, Теләчедә салкынча һәм шактый дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә яңгыр һәм кар явуы ихтимал. Көндез шулай ук урыны белән яңгыр явачак, дип билгеләп үтә синоптиклар. Төнлә һава температурасы -4...+1 тәшкил итәчәк. Көндез +5...+10 градуска кадәр җылытачак.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/irtaga-tatarstanda-bozlavyk-bulacak-yangyr-ham-kar-yavacak-5853211
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев