Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын якынлашып килүче 9 май бәйрәме белән котладылар

Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннатуллин, Иске Җөри урта мәктәбе директоры Әлфия Вахитова укучылар белән берлектә Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын якынлашып килүче 9 май бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, республика, район җитәкчелегенең күчтәнәч пакетларын тапшырдылар.

"Кадерле ветераннар, Бөек Җиңү көне белән сезне!
Сезнең батырлыгыгыз, чыдамлылыгыгыз һәм Ватанга булган чиксез мәхәббәтегез безнең өчен үрнәк. Сезнең алда баш иябез. Сезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз: корычтай сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм гаилә бәхете телибез. Җир йөзендә һәрчак тынычлык булсын!",- диде җитәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев