Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Җөри авылы мәчете тарихы

Тарихи чыганакларга караганда, авылда мәчет Казан ханлыгы чорында ук булган. Рус гаскәрләре Казан ханлыгын яулаганнан соң, Рус дәүләте мәчетләрне җимерү турында 1593 елда карар кабул итә. 1740 елда Россия халыкларын тоташ христиан диненә күчерү башлана. Ел ярым эчендә Казан губернасында 536 мәчетнең 481 е җимерелүгә дучар була. Җөри юлындагы 96 мәчетне җимерәләр.

Алар арасында Иске Җөри, Яңа Җөри мәчетләре дә була. ( РГАДА ф.248, оп126,д.803,л.60-98 об.) Озак вакытлар мәчет төзүгә рөхсәт бирелми. Алдагы елларда халык саны 200 -300гә җиткәч кенә, мәчет төзергә бик авырлык белән рөхсәт бирелә башлый.

Иске Җөри  авылында 1897 елда баскыч белән менә торган биек  агач мәчет төзелә башлый. 1898 елда агач мәчет төзелеп бетә. Мәчетнең ике бүлмәсе була, идәне ике катлы итеп тезелә. Иске мәчетнең тәрәзә борысын Вәлиулла улы Ибраһим куя. Төзелеп беткәч, мәчетне кабул итәргә Казаннан  комиссия килә. Мәчет каршындагы өч хуҗалыкны( Рәүф, Муса, Равил абыйлар) артка таба күчерергә, мәчеттән 50 м ераклыкта торырга тиеш дип карар кабул итәләр. Хуҗалыкларны күчергәч,  мәчет кабул ителә һәм эшли башлый.  Мулла булу өчен Коръән Кәримнең 37 сүрәсен яттан белү кирәк булган.  Иске Җөри мәчете 1938 елга кадәр  эшли.

1938 елны бер пот он өчен мәчет манарасын үзебезнең авыл кешесе кисә.

Татарстан Дәүләт архивында Иске Җөри авылы мәчетенең ябылуы турындагы Татарстан Югары Советының Президиумы карары, авылда үткәрелгән  җыен турындагы белешмә, мәчетнең төп вәкиле турындагы белешмәләрне дә сезнең хозурга куябыз.

СПРАВКА

О закрытии мечети в деревне Старые Зюри Тюлячинского района.

Граждане деревни Старые Зюри ходатайствуют о закрытии мечети и передачи ее здания для использования под клуб.На общем собрании граждан из 300 человек взрослого населения, участвовало 235 человек – и голосовали за закрытие мечети 151 человек – 50%, против закрытия голосовало 3 человека, воздержались 81 человек. Тюлячинский райисполком ходатайствует об утверждении постановления президиума РИКа от 26 октября 1939 года о закрытии данной мечети и передачи ее здания для использования под клуб.

Жалоб со стороны верующих не поступило.

Референт-информаторов – Р. Нуреев

Зав. Информац. Статистич. группой – Ш.Гарипов

 

Проект

Слушали: О закрытии мечети в деревне Старые Зюри Тюлячинского района.

д. №5/699  президиума

Постановили: 1. Утвердить постановление Тюлячинского РИКа от 26 октября 1939 года о закрытии мечети в деревне Старые Зюри. Здание мечети передать Тюлячинскому райисполкому для использования под клуб.

2. Данное постановление внести на утверждение Президиума Верховного Совета Татарской АССР.

Управ делами Президиума Верховного Совета Татарской АССР – И. Кашапов

Источник: ГА РТ. Ф.Р3610. Оп.5. Д.979. Л.2.

 

 

                         О закрытии мечети дер. Старые Зюри

д.№5/699    УКАЗ   Президиума Верховного Совета Татарской АССР.

О закрытии мечети в деревне Старые Зюри Тюлячинского района.

Утвердить постановление президиума Тюлячинского РИКа от 26 октября 1939 года о закрытии мечети в деревне Старые Зюри. Здание мечети передать Тюлячинскому райисполкому для использования под клуб.

Председатель Президиума

Верховного Совета Татарской АССР – Г.Динмухаметов

Секретарь Президиума Верховного Совета Татарской АССР – М.Якупов

 

Казань, Кремль

13 декабря 1939 г.

 Источник: ГА РТ (Государственный архив РТ). Ф.Р3610. Оп.5. Д.979. Л.1.  Дело № 5/699

 

Справка

Ст. Зюринский с/совет сообщает, что представитель религиозной общины Ахметзянов Мубарак умер, нового представителя нет, и сама религиозная община как таковая не существует, распалась.

15/I – 40 г.

Источник: ГА РТ. Ф.Р3610. Оп.5. Д.979. Л.17.

 

 Дәүләтшина Халисә апа белән Хөсәенов Заһретдин абыйлар югарыда искә алынган Әхмәтҗанов Мөбәрәк турында белгәннәрен әйттеләр. Мөбәрак абыйның гаиләсе мәчет янындагы ( хәзерге мәдрәсә – приют урынында) кечкенә генә өйдә яшәүләрен расладылар. Күрәсең,  Мөбәрәк абый  мәчеткә якын торгач, мәчетне карап , күзәтеп торучы булгандыр. “Ул тәбәнәк буйлы, һәрвакыт  ачык йөзле , җәй көннәре башына түбәтәй, ә кышын ак бүрек киеп йөри иде. Көн саен мәчеттә азан әйтә. Мөбәрәк абыйның матур гына кызы Сахибкамал бар иде.  Улы да бар иде бугай”,- дип искә ала Халисә апа.

Авылыбызда 1898 елда төзелгән мәчет бинасы.

 

Манарасын кискәч, мәчет колхоз идарәсе бинасы, авыл советы бинасы, соңрак клуб булып тора. 1978 елда авылда  яңа клуб төзелә. Мәчет бинасы бушап кала . 1979 елда мәчетне сүтеп, мәктәпкә интернат итеп салалар.1993 елга кадәр бу урын буш тора .

 Сулдан: авыл имамы Мөбәракшин Гайзулла ,Орымширмә авылы имамы Гәйфиев Мөхәммәт

 Иске Җөри авылында яңа мәчеткә нигез (шул иске мәчет нигезе урынына ук) 1993 елның август аенда салынды.Нигезнең беренче ташларын салганда, авылның мулласы Мөбрәкшин Газизулла тәкбир әйтеп торды. Нигезне ЮМЗ тракторы белән Мәннанов Фәннүр казыды. Нигез ташларын Казанда яшәүче Кашапов Гомәр абый ( төп чыгышы Баландыш авылыннан) һәм  шушы авыл кешеләре: Гарифуллин Муса, Мухиев Фәнил , Хөснетдинов Альфред,    Гыйльметдинов Равил, Яббаров Зөфәрләр салдылар. Блокларны нигезгә кран белән Фәсхиев Альберт куйды.

   Мәчетнең стенасын кирпечтән Гомәр абый, Муса абый, Мухиев Фәнил өйде. 1994елның җәй айларында Шәле авылы( Питрәч районы) осталары        ( җитәкчеләре Габделхәй исемле) идән-түшәмнәрен, түбәсен  эшләделәр, манарасын куйдылар.Түбәсе һәм манарасы ак калайдан. Манарага ай куйганда, Сабадан кран-машина килде. Ай куярга Ибраһимов Рәшит ярдәм итте. Хөсәенов Заһретдин азан әйтеп торды.

   Мәчет эшенең эчке эшләрен (штукатурлау, буяу)  Галимуллин Сәмигулла башкарды.  Җылыту трубаларын һәм морҗасын Шәмәрдән   осталары килеп эшләде. Сабадан электрик  Рәсим исемле кеше килеп,  электр уты кертте.

Мәчетне тимер рәшәткә белән Фәсхиев Альберт,  Хөсәенов Заһретдин  әйләндереп алдылар.  Шулар  ук  капкасын да  куйдылар.

   Иске Җөри авыл мәчете беренче нигез ташыннан алып соңгы каккан  кадагына кадәр үзебезнең колхозчылар эшләгән акчага  төзелде. Бөтен материалларын табуда, кайтартуда, мәчет эшләүне оештыруда Муса Җәлил исемендәге колхоз рәисе Хәйруллин Ринат Габтрәүф улы, авыл советы рәисе Сахапов Рафыйк  Имаметдин улы, прораб Нурмиев Зиннур Хәлил улы башлап йөрделәр.

 

Яңа мәчет ачканнан соң Теләче районы җитәкчеләре.

 

   1994 елның 9 декабренда мәчет ачу тантанасы булды. Бу тантанага Печән базары мулласы Гыйльмулла хәзрәт, Төркия вәкиле Бәйтуллаһ  хәзрәт, Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкерте Сөләйман килде. Тирә-як авыллардан, район үзәгеннән, предприятияләрдән кунаклар килде, үзләре белән күп бүләкләр алып килделәр. Мәчет ачу вакытында азан әйтелде.Тәкбир әйтеп, килгән кунаклар, авыл кешеләре  мәчеткә керделәр. Мәчет эчендә вәгазь укылды. Аннан соң җомга намазы укылды.

    Шушы көннән бирле мәчет эшли башлады. Мәчеткә 5 вакыт намазга йөриләр. Балаларны дин сабагы нигезләренә өйрәтү  башланды. Алар гарәп әлифбасын, дини  йолаларны, намаз уку тәртипләрен өйрәнәләр. Башлангыч чорда бу изге эшкә малайларны Яруллин Фидаил, кызларга шушы авыл егете  Фәләхиев Мөхәммәт  өйрәтте.

   Бүгенге көндә Иске Җөри авылы мәчете уңышлы эшли, яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү өчен тырыша.

Яңа мәчет авылга ямь биреп тора.

 

Авылдагы имамнар :

 1.Хәсәнов Әһлиулла – 1915 елга кадәр.

2.Әхмәтшакир Мофахаров - имам. Кукмара районыннан килеп урнаша. Бик укымышлы, указлы мулла.

3. Әһлиуллин Гыйниятулла Әһлиулла улы ( 1888 - 1968 ) 18 ел имам булып тора. Гыйниятулла  патша армиясендә дә  хезмәт итә. Күрәсең,  бик яхшы хезмәт иткән, аны исемле кылыч белән бүләклиләр. Баһадир гәүдәле, физик яктан бик көчле була. Авылдашлар аның турында болай дип сөйлиләр:  “Аты белән тегермән тартып кайтып килә икән, ат капыклар төягән арбаны тауга алып менә алмаган. Гыйниятулла  атны туарып, арбага үзе җигелеп, арбаны тауга тартып алып менгән”. Дини белеме ягыннан да, дөньяви белем ягыннан да аңа тиңнәр булмый. Өйләрендә  хатыны Гыйшә (1891елгы) кыз балаларны, үзе ир балаларны укыта. “ Әнием  Хөсәенова Миннебикә (1903елгы)  Гайшә абыстайдан  ныклы дини белем алып кала. Коръәнне укый белә, һәрбер сүрәне, аятьне тәрҗемә итеп, аңлатып бара иде”,- дип сөйли Заһретдин абый.

4.Шакиров Нәкыйп абый. 1901 елда туган.

5.  Биктимеров Габдрахман абый. 1892 елда туган.

6. Хөснетдинов Кәраметдин абый. 1906 елгы. 1985 елда вафат була.

7.Сираҗиев Сагыйть  абый. 1916 елда туган. 1992 елда вафат

8.Мөбәрәкшин Гайзулла абый. 1927 елда туган.

9. 1998  елдан хәзерге көнгә кадәр Фәләхиев Мөхәммәт Йосыф улы имам булып тора.

Сул якта авылыбызның аксакалы Биктимеров Габдрахман бабай.

 Гайшә апа белән Хәниф абый.

Хөснетдинов Караметдин

      Хөснетдинов Караметдин 1906 елда Иске Җөри авылында туа.  Колхозда ат белән ягулык-майлау материаллары ташый. 200л. сыешлы мичкәләрне арбага берүзе сала. Басуга һәрбер техника янына вакытында  барып җитә. Ислам дине кануннары белән яши. Дини китаплар укый, намаз укый, ураза тота. Соңрак  авылда имам вазифаларын башкара.

 

       Сираҗиев Сәгыйть

Сираҗиев Сәгыйть Иске  Җөри авылында туа. Әтисе мәчеттә  мәзин хезмәтен башкарган. Сәгыйть  дини белемне әтисеннән ала. Ислам дине канунарын төгәл үти. Намаз укый, ураза тота. Бөек Ватан сугышы ветраны.  1985 – 1992 елларда авылда имам булып тора.

 

                             Фәләхиев Мөхәммәт Йосыф улы

        Фәләхиев Мөхәммәт Йосыф улы 1972 елның 23августында Татарстан  Республикасы Саба  районының Иске Җөри авылында дөньяга килә.1979 нчы һәм 1989 нчы  елларда Теләче районы Иске Җөри авылы урта мәктәбендә белем ала. Урта мәктәпне тәмамлагач,  колхоздагы  комплекста комплекс җитәкчесе ярдәмче булып эшли.1990-1992 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, 1992 елның ноябреннән 1994 елга кадәр Иске Җөри урта мәктәбендә физкультура укыта. 1994 нче һәм 1998 елларда Казан шәһәрендә  “Исламны кабул итүгә меңьеллык”  мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсәне тәмамлагач, 1998 елда Иске Җөри урта  мәктәбенә гарәп теле  укытучы булып эшкә кайта.Бер ел гарәп теле укыта. Аннан соң физкультура укытучысы була.  1999-2005 елларда читтән торып КФУның математика факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә дә Иске Җөри урта мәктәбендә укыта. 1998 елның июнендә авылга имам итеп сайлана . Өйләнгән, тормыш иптәше - Олы Тиләҗе авылының  Әхмәтгаян кызы Алсу. 4 бала тәрбиялиләр: Зөбәйдә, Билал, Мостафа, Бәшир.

Мәчетнең көнчыгыш ягы.

 

    Авылның мәчет  төзелеше белән бәйле булган тарихында  бер гаиләдән өч буын катнашкан.

  1. Вәлиулла улы Ибраһим  1898 елда төзелгән мәчетне эшләүдә катнаша.
  2. Ибраһим улы Хәлиулла 1940 елда мәчетнең манарасы киселгәч, бинаны клуб итеп үзгәртеп  кора.
  3. Хәлиулла улы Рәшит 1994 елда яңа мәчеткә ай куя.

.

Хаҗда  булучылар исемлеге.

1.Фәләхиев Мөхәммәт-1997 елда

2.Саубанов Корбангали-1998 елда

3.Ибраһимов Рамил-2005 елда

4 Ибраһимова Светлана-2005 елда

5.Хөсәенов Заһретдин-2008 елда

6.Дәүләтшин Рәис-2009 елда

7.Хәбибуллин Габдрәүф-2009 елда

8.Хәбибуллина Флюра-2009 елда

9.Гарипов Мәхмүт-2010 елда

10. Галиулина Кәүсәрия -2016 елда

11.Тимербаева Сәлимә-2016 елда

12.Фәләхиев Ибраһим-2017 елда

13.Фәләхиев Исмагыйль -2017 елда

14.Нуриев Динар -2017 елда

15.Нуриева Фаягөл -2017 елда

 

Гомрәдә (кече хаҗда) булучылар исемлеге.

1.Фәләхиев Мөхәммәт -  2015 елда

2.Фәләхиева Алсу -  2015 елда

 

 

                                            Мәдрәсә

    Яруллин Фидаильгә хәрби офицер булып хезмәт итәргә насыйп булмый. Советлар Союзы таралгач, туган ягына кайтып, эчке эшләр бүлегендә штаб начальнигы булып эшли.1993 елда Иске Җөри авылындагы  Хәбибуллин Габдерәүф кызы  Әлфиягә өйләнә, 1995 елда Теләче районы мөһтәсибе итеп сайлана. Дини белемен күтәрү максаты белән, Гарәбстанга укырга китәләр. Сигез ел укып,  2007 нче елда кайталар. Яруллин Фидаиль авылда мәдрәсә төзү бурычын куя. Шушы эш өчен янып, көеп йөри. Тырышлык бушка китми,  бөтен уңайлыклары булган ике катлы мәдрәсә төзелә. Монда уку, уен бүлмәләре, китапханә, йокы, юыну бүлмәләре дә бар.

    Җәйге каникулларда кайтып, Иске  Җөридә төзеп бетерелгән мәдрәсәдә укыту оештыра башлый.

      Мәдрәсәдә 15 кә якын малай торып укый, боларны укытучы һәм тәрбияләүче Түбән Кама кешесе Хәбибрахманов Габдулла була. Бу балалар Татарыстан беренчелегендә коръән уку бәйгесендә гел җиңүчеләрдән булалар.1 нче урын алучылардан:

* Хәбибрахманов Хәлил

* Яруллин Ибраһим

* Яруллина Зәйнәб

* Яруллина Әминә

* Яруллина Гайша

* Яруллина Фатыйма

Мәдрәсәдә, группаларга бүленеп, ир-атлар һәм хатын-кызлар укыйлар. Укырга Татарстанның төрле җиреннән укучылар җыела. Мәдрәсәгә  Арча, Саба районнарыннан, Казаннан, Түбән Камадан, Теләче районы авылларыннан 40 лап хатын-кыз, 120 ләп ир-ат килә һәм алар мәдрәсәдә  белем алалар.

Боларны укытучылар: мәдрәсәне төзүче һәм оештырып җибәрүче Яруллин Фидаиль, анын тормыш иптәше Яруллина Әлфия, шулай ук Лесной имамы Әхмәт Гыйлемханов, Бигәнәй имамы Фидаиль Нуриев, Иске Җөридән Ибраһимов Рамил. Мөгаллимнәр гарәпчә укырга, язарга,  коръән укырга, намаз уку тәртипләренә өйрәтәләр, дини гыйлемнәр бирәләр.  Авыл халкы аларга бик рәхмәтле!

  Бүгенге көндә мәдрәсә эшләми. Ул бинада ятим балалар приюты.

 

Рузалия  Гильметдинова, Иске Җөри авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев