Район яңалыклары
Иске Җөри урта мәктәбенең беренче сыйныфына баручы укучылар да букчалы булды
619
0
0
1 сентябрь – Белем көне якынлашкан көннәрдә Иске Җөри урта мәктәбенең беренче сыйныфына баручы укучылар да букчалы булды.
Бүген, 17 августта 13 укучыга җаваплылыгы чикләнгән “Август – Теләче” ширкәте тарафыннан уку кирәк-яраклары тапшырылды. Шулай ук Олы Тиләҗе һәм Иске Җөри укучыларын “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Райнур Галимуллин уку әсбаплары тутырылган букчалар белән дә сөендерде.
- Иң беренче иптәшләрегез белән дус булыгыз. Укытучыларыгызны тыңлагыз. Аларны тыңлап, хөрмәт итсәгез, бу тормышта зур дәрәҗәләргә ирешә алырсыз. Спортны да яратыгыз, - дип, балаларга изге теләкләрен җиткерде ул.
Букча бар, дәфтәр-ручкалар бар... Хәзер беренчеләргә мәктәп дигән белем дөньясына атлыйсы гына калды. Уңышлар сезгә!
Алинә Шәмәрданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев