Искечә Яңа елны каршыладык
Искечә Яңа ел – 13 гыйнвардан 14енә каршы төндә иске стиль буенча билгеләп үтелүче рәсми булмаган популяр бәйрәм. Баландыш һәм Теләче авыллары халкы аны 11 гынвардан 12 сенә каршы кичтә бәйрәм итте. Әйтергә кирәк, ике җирлектә дә аны күңелле каршы алдылар, гөр килеп күңел ачтылар. Моның өчен урамда искиткеч уңай һава торышы хөкем сөрде.
Ике җирлектә дә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов халыкны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Баландышта тамашаны алып баручы яшь парлар Марсилә һәм Ильфир Искәндәровлар, җирле җырчы егет Илфар Галимуллин, Теләчедә район мәдәният хезмәткәрләре, сәхнәдә чыгыш ясаган һәркем таиашачыларга күңелле булсын өчен тырышты. Кыскасы, Казаннан килгән кунаклар да калышмады, үзебезнекеләр дә җырлатты-биетте.
11 гыйнвар көнне Баланды һәм Теләче авылларында узган Искечә Яңа елны каршылау тамашалары турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белергә мөмкин.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев