Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Искиткеч спорт бәйрәмендә

Бүген, ягъни 19 февраль көнне, “Батыр” спорт комплексында Россиянең атказанган тренерлары Мәгас Мөбәрәкша улы Сәхәбетдинов белән Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов истәлегенә багышланган билбау көрше буенча Бөтенроссия турниры башланып китте.

Бирегә илебезнең төрле төбәкләреннән, республикабыз районнарыннан һәм Казахстаннан 150 дән артык  спортчы килде.  Бүген ир-егетләр дә, хатын-кызлар да  билбау көрәшенең ирекле төре буенча бил алышсалар, иртәгә, ягъни 20 февраль көнне, классик төрдә көч сынашачаклар.

Көрәш турнирын тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул ярышларда катнашучыларның барысын да матур һәм компромиссыз  көрәш алып баруларын, ә тамашачыларга һәм спортның бу төрен яратучыларга кызыклы һәм мавыктыргыч ярышларның шаһиты булуларын теләде.

Тантанада Мәгас Мөбәрәкша улының кызы  Эльвира ханым, Әсгать Шәйхетдин улының оныклары Альбина белән Альберт (кызы Гүзәлнең балалары) катнашты һәм чыгыш ясады.

Атаклы тренерлар истәлегенә узган  турнир һәм аның нәтиҗәләре турында тулырак “Теләче” газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев