Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Җитезләр, кыюлар юлы

Районыбызда чаңгы спортына зур әһәмият биргән һәм аның белән теләп шөгыльләнүче гаиләләр аз түгел. Теләче чаңгы базасында әледән-әле үткәрелеп килүче чаңгы ярышларында мин алар белән еш очрашам. Бериш әти-әниләр үзләре генә шөгыльләнеп калмыйлар, әлеге “чир”не балаларына да йоктыралар. Аларның балаларына ияреп, ярышларга килүләре, бер алга, бер артка төшеп, көч биреп, җан атып торулары табигый.

Бүген мин сезгә Теләче авылында яшәүче Ләйсән һәм Алмаз Насыйбуллиннар һәм аларның чаңгы спортында беренче адымнарын гына ясаучы балалары Азамат, Зилә турында сөйләмәкче булам. Гаилә башлыгы Алмазны без юридик хезмәт күрсәтүче ширкәт хуҗасы буларак беләбез. Теләчедә һәм Сабада үз конторасы бар. Ләйсән әлегә хуҗабикә: Теләче урта мәктәбенең бишенче сыйныфында белем алучы Азамат белән икенче сыйныфта укучы Зиләдән тыш, алты яшьлек Әдилә белән яшь ярымлык Әмирханны тәрбия кыла. Алмазга кияүгә чыкканчы, Ләйсән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән мибуларак хезмәт куйган. Шунысы игътибарга һәм хөрмәткә лаек, әлеге гаилә Ислам дине кануннары белән яши. Без аларны дини бәйрәмнәр уңаеннан Теләчедә һәм район күләмендә үткәрелгән дини чараларны оештыруда актив катнашучылар буларак беләбез. Бу очракта аларны хаклы рәвештә район мөхтәсибәтенең таяну ноктасы дисәң дә була. Азамат белән Зиләгә килсәк, быел алар район күләмендә үткәрелгән ике ярышта да призерлар булдылар. Соңгысында Азамат финишка - беренче, Зилә - икенче булып килде. Күптән түгел Саба районының Шәмәрдән бистәсендә үткәрелгән Сочидагы Параолимпия уеннарының ике тапкыр Чемпионы, якташыбыз Рушан Миңнегулов призына үткәрелгән ярышта Азамат - икенче, Зилә - өченче урынны яулады. Чаңгы спортының Сабада массакүләм спорт төре икәнен һәм зур үсеш алуын исәпкә алсак, Азамат белән Зилә өчен бу җиңүләрнең ни дәрәҗә югары икәнен аңлавы авыр түгел. Әтиәниләреннән тыш, икесенә дә район балаларны сәламәтләндерү - белем бирү (профильле) үзәге педагогы Рамил абыйлары Гатиятов остазлык итә. Күнегүләрнең күпчелеген Теләче чаңгы базасында үткәрсәләр, атнаның берничә көнендә тауларга, төрле каршылыкларга бай булган Саба чаңгы базасында шуалар. Алар өчен җиңү, батырлык, булдыклылык - беренче планда. Татар халкының тәрбия тәҗрибәсен, педагогикасын һәрьяклап тирәнтен өйрәнгән һәм туплаган галим-мәгърифәтче, педагог һәм язучы Каюм Насыйри да үзенең күпчелек хезмәтләрендә балаларның кыю, җитез, батыр йөрәкле, тапкыр хәрәкәтле булып үсәргә, үз Ватанын сөюче патриотлар булырга тиешлеген, аларны шул рухта - илнең көчле батырлары, ялкынлы патриотлары итеп тәбияләүне алга сөргән. Чөнки ул үзе дә - үз халкын, Ватанын сөйгән, анда яшәүче халыкларның дуслыгын, туганлыгын теләгән, бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган олугъ галим. Россиядә Гаилә елы буларак билгеләп үтелүче 2024 елда бөек мәгърифәтченең әлеге фикерләре аеруча актуаль яңгырый. Алга таба Әдилә белән Әмирханның да үсә-үсә, абыйапалары үрнәгендә чаңгы спортын үз итәчәкләренә иманым камил. Өстәвенә, моның өчен әтиәниләре дә хәерхаклы. Бу уңайдан халкыбыз әйтемендә “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, - диелә. Тапкыр сүзгә җавап юк.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев