Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЮГАЛТУ: районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераны вафат

Бөек Ватан сугышы ветераны Кыям Җәләлов вафат булды. Аңа 98 яшь иде.

Сугыш ветераны Кыям Җәләлов 1925 елда Шәтке авылында дөньяга килә. Яшүсмер вакытыннан ук Шәтке авылында колхозда эшли башлый. 1942 елда бригадир итеп сайлана, тагын бер елдан, унсигезе тулып, армиягә алына. 219 нчы укчы дивизиянең 727нче полкында Смоленск өлкәсен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Шунда каты яралана һәм, күкрәгендә беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены балкытып, 1944 елның мартында туган ягына әйләнеп кайта. Башта ул финанс бүлеге агенты булып эшли һәм соңрак аңа җитәкче вазыйфасы йөкләнелә. 1953 елда, тырышлыгы һәм махсус авыл хуҗалыгы белеме булуын исәпкә алып, Кыям Җәләловны колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Ул бик озак еллар «Большевик» колхозы рәисе булып эшли. Ул елларны якташлары сагынып әле дә искә ала.

Бүгенге көндә якташыбыз Казанда яши иде. Без ветеранның якыннарының кайгысын уртаклашабыз, урыны җәннәттә булсын.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев