ЮГАЛТУ: районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераны вафат
Бөек Ватан сугышы ветераны Таисия Павловна Сабирҗанова вафат булды. Аңа 99 яшь иде.
Таисия Павловна сугыш башлангач укуын ташлап колхозда эшли башлый. 1943 елны аны военкомат чакырта һәм пулеметчылыкка укырга Казанга җибәрәләр. Биш ай Казанда укыганнан соң Смоленск шәһәренә озаталар, анда Днепр елгасы күперен саклыйлар. Ул шулай ук Польшаны азат итүдә катнаша. Бары сугыш беткәч 1945 елның августында гына туган якларына әйләнеп кайта .
Таисия Павловна ул еллардагы батырлыгы өчен“ За боевые заслуги” ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң 1952 елда үзенең сугышчан дустына -Күкчә авылы егетенә кияүгә чыга. Өч малай тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Таисия апа Күкчә авылында малае Рәис семьясында мул тормышта яши иде...
Без ветеранның якыннарының кайгысын уртаклашабыз, урыны җәннәттә булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев