Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл йөрү кагыйдәләрен әледән-әле кабатлап тору берәүгә дә комачауламый

24 гыйнвар көнне 16.50 сәгатьтә Казан - Шәмәрдән - Сатыш юлы буенча хәрәкәт иткәндә, әлеге юлның 85 чакрымында район оешмаларының берсенә караган мәктәп автобусы йөртүчесе көтелмәгән хәл аркасында кискен рәвештә тормозга баса.

Нәтиҗәдә, алгы утыргычта утырып барган һәм саклык каешын эләктермәгән Теләче урта мәктәбе укучыларның берсе энерция нәтиҗәсендә егыла һәм уртача авырлыкта тән җәрәхәте ала. Автобуста пассажир буларак утырып барганда саклык каешын эләктермәү РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 5.1 пунктының 12.29 маддәсенең 1 өлешендә каралганча, кагыйдә бозу булып санала. Шуның нигезендә кагыйдә бозучыга кисәтү ясау яки 500 сум күләмендә штраф түләтү каралган. Ә автобус йөртүчегә РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.2 пунктының 12.6 маддәсендә нигезендә, 1000 сум күләмендә штраф түләтү тәгаенләнгән. Әлбәттә, әлеге күңелсез хәлгә тарыган кагыйдә бозучы административ җәзасын да алыр, тән ярасы да төзәлер. Әмма әлеге вакыйга белән бәйле җан ярасы күңелендә озак сакланыр әле.

Әлеге уңайдан, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре балапассажирларны йөртүче шоферлардан, аларны озата баручы педагоглардан һәм әти-әниләрдән юлларда аеруча игътибарлы булуларын сорый.

Юл йөрү кагыйдәләрен әледән - әле кабатлап тору, инструктаж, профилактик әңгәмәләр үткәрү, һәрдаим балаларга контрольлек итү берәүгә дә комачауламый. Тикмәгә генә: “Кабатлау - аң-белем алуның әнкәсе”, - диелми мәгълүм гыйбарәдә.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев