Юл йөрү кагыйдәләрен белик!
Һәр ел фасылында балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләре һәм аларны саклаулары мөһим булып кала бирә.
Районның ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлар да шуны дәлилли. Агымдагы елда Теләчебездә 10 юл хәрәкәте теркәлгән. Аларда 10 кеше зыян күргән. Араларында 18 яшькә кадәр бер бала һәм 16 яшькә кадәр бала булуы һәрберебезне уйландырырга тиеш. Без, әти- әниләргә, балаларыбызга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен даими рәвештә искәртеп тору, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында профилактика эшен тагын да артыру зарур.
Илнур Хамидуллин, юл куркынычсызлыгы район комиссиясе җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев