Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл кагыйдәләрен бозмыйча йөрүче машина хуҗаларын бәйгедә катнашырга чакырабыз

Юлларда юл һәләкәтләрен киметү максатыннан, “Теләче” газетасы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты, район ЮХИДИ бүлеге, юл куркычсызлыгы район комиссиясе һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге белән берлектә, машина йөртүчеләр арасында Яңа бәйге игълан итә!

Бәйгедә  катнашу өчен  машина хуҗасының, ел буена юл һәләкәтләренә юлыкмыйча, юл кагыйдәләрен бозмыйча  йөрүе, машина хуҗасы исеменә  имминиятләштерелгән булу  һәм  йөреп торуы (гаражда ятучы машина булмасын!) шарт.  Җиңүчегә - кыйммәтле бүләк булачак! Сездән заявкалар көтеп калабыз!

Кадерле райондашлар! Үзегезнең һәм якыннарыгызның тормышын куркыныч астына куймагыз. Юлларда сак булуыгызны сорыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев