Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган мәгълүмати-пропаганда акцияләре узды

Бүген Теләче муниципаль районының барлык мәгариф учреждениеләрендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган мәгълүмати-пропаганда акциясе узды.

Әлеге акция кысаларында сыйныф җитәкчеләре юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл-транспорт травматизмын профилактикалау турында әңгәмәләр,  югары сыйныф укучылары «Юл билгеләре безгә хәтерләтә» дигән викторина үткәрделәр. Шулай ук мәктәпләрдә «юлларда үз-үзеңне тоту» темасына ачык сыйныф сәгатьләре узды, балалар урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатладылар, «зебра» төшенчәсен, җәяүлеләр үтү билгесен ныгыттылар.

Моннан тыш, балалар үзләре информатицион битләр ясадылар. Аларны урамда таратып, һәр кабинетта стендларга урнаштырдылар. Яшь инспекторлар отряды әгъзалары юл хәрәкәтендә катнашучыларга истәлек – листовкалар таратты. Балалар, өлкәннәр аларны ишетер һәм юлларда үлүчеләр саны азрак булыр дип өметләнеп, машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар. Җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллану киңәш ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев