Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Юлларда иминлекне бергә саклыйк!” дип исемләнгән район бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Хәтерләсәгез, июнь аеннан, балалар белән бәйле юл- транспорт фаҗигаларын кисәтү һәм булдырмау максатыннан «Теләчеинформ» мәгьлүмат үзәге, Теләче муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе һәм мәгариф бүлеге белән берлектә, “Юлларда иминлекне бергә саклыйк!” дип исемләнгән район бәйгесе игълан иткән иде.

15 июньнән 15 августына кадәр дәвам иткән бәйгедә  укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр,  белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре һәм әти-әниләр катнаша алды. Бүген Олы Мишә мәктәбендә әлеге бәйгедә катнашып, җиңүгә ирешкән катнашучыларны бүләкләү тантанасы булып узды. Җиңүчеләрне тәбрик итәргә Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Илнур Хамидуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, Саба районының “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлеге начальнигы Гүзәл Ягафарова да килгән иде.

 

Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә:

“Творческая” – “Иҗат”  номинациясе буенча бүләкләнүчеләр:

1 урын –  Рузия Хуҗина, өченче номерлы балалар бакчасы

2 урын – Гульсина Юсупова,  икенче номерлы балалар бакчасы

3 урын – Бахтияр Шамарданов, өченче номерлы балалар бакчасы.  Җитәкчесе: Рузия Хуҗина

 

"Литературная" –  "Әдәби” номинациясе  буенча бүләкләнүчеләр:

1 урын -    Кәдрия Вәлиева,  икенче номерлы балалар бакчасы

                 Александр Пакшин, Үзәк мәктәбе

2 урын   -    Алинә Хәбирова, икенче номерлы балалар бакчасы

                    Таңчулпан Гыйләҗева, Баландыш

3 урын -  Рәфинә Фәсхетдинова, беренче номерлы балалар бакчасы

                Тәнзилә Гыйләҗева, Баландыш

 

«Следуйте, дети, правилам этим!» номинациясе буенча бүләкләнүчеләр:

1 урын – Наилә Бәдриева, Иске Җөри мәктәбе,

                 Кашаповлар гаиләсе, №1 номерлы балалар бакчасы

2 урын – Сайфутдиновлар гаиләсе, Теләче авылы,

                  Гәүһәр Ханипова, Теләче авылы. Җитәкчесе Фәридә Хабирова

3 урын – Хәбировлар гаиләсе, Теләче авылы,

                 Азат Заһидуллин, №2 номерлы балалар бакчасы. Җитәкчесе  Гөлшат Авхалова

 

 

Зөлфия Ибраһимова.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев