Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Юллардагы иминлекне бергә саклыйк» бәйгесенә

Теләче муниципаль районының өченче номерлы Теләче балалар бакчасы тәрбиячесе Мингазова Галия язган «Йомшаккай маҗаралары» шигырь - әкияте.

Борын -борын заманда,

Еракта түгел, якында,

Куе урман артында

Яшәгән бер куян баласы.

Урманнан ары берни белми

Яшәү моны туйдырган.

Якын каланы күрү

Уе белән ул янган.

Ничек кенә, кем белән,

Ойдән чыгып китәсе?

Зур шәһәр дигән калага,

Ничек барып җитәсе?

Алпамыш та шәһәрне

Күптән күреп кайтты.

Шыпырт кына уйлап йөреп,

Шәһәргә чыгып качты.

Ерак юлны якын итеп,

Озын юлларны утеп,

Бик матур шәһәргә

Йомшаккай килеп тә җитте.

Шау -шулы зур шәһәр,

Каршы алды елмаеп.

Йомшаккай кына

Калды никтер моңаеп.

Монда халык, монда машина,

Баганада төсле утлар яна.

Юлларга ни булган?

Аркылы сызыклар белән тулган.

Каршыда тәмле кибет

Күреп алды Йомшаккай.

Алны, артны карамыйча,

Алга ыргылды уктай.

Чү, ни булды? Нәрсә бу?

Тормазлар чыжлады.

Сигнал тавышыннан

Колаклар чыңлады.

Янда тора Светофор,

Тотып алды колактан.

Бәйнә -бәйнә аңлатып,

Чыгарып куйды юлдан.

Йомшаккай бу хәлләргә,

Узе дә хәйран калды.

Юлда йөрү кагыйдәләрен,

Белү кирәген аңлады.

Сезгә, дуслар, шуны әйтәм:

Ашыкмагыз юлларда.

Гомеребез озынлыгы

Үзебезнең кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев