Иван Иванович Егоровка 100 яшь тулган булыр иде
Субаш авылыннан «Керәшен чибәре-2023» титулы иясе Анжелика Павлова, Бөек Ватан сугышы ветераннары - Балык Бистәсе районы Ури авылыннан ерак бабасы Гордеев Иван Кузьмич һәм Субаш авылының почетлы гражданины Егоров Иван Иванович каберләрен чистартып, чәчәкләр салды. Исән булса Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Иванович Егоровка 100 яшь тулган булыр иде..
Безнең искәрмә:
Иван Иванович Егоров 1923 елның 15 нче августында Теләче районы Субаш авылында ярлы крестьян семьясында туа. 8 яше тулгач, Субаш башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә һәм 1941 елны Теләче урта мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлый. Шул ук елның 15 августында район хәрби комиссариаты приказы буенча Саратов өлкәсенең Вольск шәһәренә самолет механиклары хәзерләү училищесына укырга җибәрәләр.Бу училищеда СБ һәм ЯК-1 самолетларын өйрәнәләр.
1942 елның декабрендә «Самолет механигы» дигән таныклык биреп, берничә кешене Ленинград шәһәренә жибәрәләр. Иван Ивановичны 159 нчы полкка “ЯК” самолетына механик итеп билгелиләр.Самолет бик күп һава сугышларында катнашкан иске була. Шулай булуына карамастан, һәрвакыт төзек , хәрби бурычларны утәргә әзер хәлдә тора. Соңга таба 268, 283 авиаполкларда хезмәт итә.Сугыш вакытында яшь механик самолетларны очышка хәзерләп тора. Анын исәбендэ 540 сугышчан очыш исәпләнә. Алар очышка хәзерләгән экипаж 31 немец самолетын бәреп төшерә.
Жиңү бәйрәмен 1945 елда Ленинград өлкәсе Гатчина шәһәрендэ каршы ала. Сугышчан хезмәтләре өчен «Бөек Ватан сугышының 2 нче дәрәжә» ордены, « Батырлык өчен», « Ленинградны азат иткән өчен» медальләре белән буләкләнә. Туган авылы Субашка кайту 1948 елда гына насыйп була. 1948 елнын март аенда Теләче районы ВЛКСМ конференциясендә Иван Ивановичны 2 нче секретарь итеп сайлыйлар. 1957 елның августыннан ялга чыкканчы Сауш һәм Субаш мәктәпләрендә директор һәм укытучы булып эшли. Төп хезмәт белән бергә жәмгыять эшләрен дә алып бара ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев