Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИЗГЕ РАМАЗАН АЕНА КЕРДЕК

ИЗГЕ РАМАЗАН АЕНА КЕРДЕК, ДУСЛАР. УРАЗАЛАРНЫ ТОТАРГА АЛЛАҺЫБЫЗ СӘЛАМӘТЛЕК, КӨЧ-КУӘТ БИРСЕН, ТОТКАН УРАЗАЛАРЫБЫЗНЫ КАБУЛ КЫЛСЫН. ӘӘМИИН!

Ураза тоту өчен күңел белән ният кылу җитә. Теле белән һичбер сүз әйтмәсәң дә, күңеленнән иртәгә ураза тотачакмын дип уйласаң, ураза дөрес була.

Сәхәрдән соң, эчендә ризык калмаслык итеп, авызны чистартырга, тешләрне пакьләндерергә кирәк. Аннан соң ниятлибез, түбәндәге сүзләрне (гарәпчә) укып, тел белән ният кылабыз:

Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә.

Ахшамга азан әйтелгәннән соң, хөрмә беләнме, су беләнме, тоз беләнме ифтар кылу тиешле. Аннан соң инде догасын укыйсы. Аннан соң, намазлы кеше намазын кыла, намазда булмаганы, рәхим итеп, ризыклана.
Авыз ачканда шушы дога укыла :

«Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһүммә ләкә сумтү, үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә ризкыйкә әфтартү, фәгъфир лии йәә Гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Әәмиин».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев