Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Изге Пасха бəйрəме белəн!

Хөрмəтле православие динен тотучы райондашларыбыз!

Сезне ихлас
күңелдəн православие дөньясындагы иң изге, якты бəйрəмнəрнең берсе -
Пасха бəйрəме белəн тəбрик итəбез. Аны күплəрегез лаеклы рəвештə Олы
көн уразасы белəн каршы ала. Ул иртəгə тəмамланып, якшəмбе көнне
өйлəрдə Олы көн бəйрəм ителəчəк. Олысы да, кечесе дə аны түземсезлəнеп
көтеп ала. Балаларның иртəн торып, өйдəн-өйгə кереп, бер-берсен котлап,
матур сүзлəр əйтешеп, йомырка, төрле тəм-томнар җыюы əлеге бəйрəмнең
олугъ йоласы һəм гүзəл бизəге. Кызганыч, таҗлы вирустан саклану өчен
илебездə махсус режим кертелүе сəбəпле, быел авылларыбызда əлеге
олугъ йолалар һəм чиркəүлəрдə гыйбадəтлəр, келəүлəр үткəрелмəячəк.
Изге бəйрəмне матур итеп, җан җылысы белəн, догалар укып, өйдə,
якыннарыбыз янəшəсендə үткəрик.
Мөхтəрəм райондашлар! Чын йөрəктəн бу якты бəйрəмнең йортларыгызда
шатлык һəм мəрхəмəт алып килүен, телəклəрегезнең кабул булуын
телибез. Гаилəлəрегездə һəрвакыт иминлек хакимлек итсен. Сезгə һəм
якыннарыгызга сəламəтлек, рух ныклыгы, яхшы кəеф телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев