Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Изге теләкләрен җиткерделәр

Бүген, ягьни 14 апрель көнне, Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче Мөсәлия Бәкер кызы Гыйльметдиновага 90 яшь тулды.

Аны гомер бәйрәме белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның социаль яклау бүлеге идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов котлады. Алар юбилярга чәчәк, җылы одеал бүләк иттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр. 

Тормыш иптәше Инсаф белән биш бала тәрбияләп үстергән Мөсәлия әби бүген улы Фирдүс һәм килене Фәридә тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Мөсәлия әбинең тормыш юлы, гаиләсе турында тулырак "Теләче" газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев