Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Изге Ураза айларында ярдәм кулыбызны сузыйк

Теләчедә тагы бер янгын.

1 апрель көнне Теләчедә яшәүче Әхмәтҗановлар гаиләсенә кайгы килде - янгын чыгып йортлары яраксыз хәлгә килде. Изге Ураза айларында ярдәм кулыбызны сузсак иде әлеге гаиләгә. Ходай күрсәтмәсен! 

2202206207195293 (Әхмәтҗанов Газинур Габбасович)

өрмәтле райондашлар!  Элементар таләпләрне үтәүгә карата аеруча игътибарлы булсак иде. Мичләрне күзәтүчесез калдырмагыз, артык кыздырудан сакланыгыз. Мич һәм төтен юлларының металл өлешләрен тиз янучан конструкцияләрдән сакларга кирәк, бу бигрәк тә утын белән ягыла торган мичләргә кагыла. Төтен чыгару җайланмаларын дөрес сайламау һәм сэндвичтан ясалганнарын урнаштыру иртәме-соңмы янгын чыгуга китерергә мөмкин. Төтенлекләрне ясаганда, җылынмый торган махсус маркалы корыч материаллар куллану идеаль санала. Алар мең градуска кадәр температураны күтәрә. Шулай ук 50 мм калынлыктан да ким булган базальт мамыгын эчлек урынына куллану да тыела. Төтен торбаларын түшәмнең һәм түбәнең янучан конструкцияләре аша үткәргәндә, махсус термоныклы конструкцияләрне кулланырга кирәк. Хуҗалыкта су яки янгын сүндерү җайланмасы булуны тәэмин итәргә дә онытмагыз. Янгын яки төтен чыккан очракта, кичекмәстән 01 яки 101 телефоны буенча янгын-коткару хезмәтенә хәбәр итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев