Изгелекнен чиге юк
Бүген сезгә Җәүдәт Мөхәмәтшинның шигырен тәкъдим итәбез
Изгелекнен чиге юк бит-
Гел эшлә син изгелек !
Кырын үтмә берәүнедә-
Саләмен бир ин элек !
Кыла алсан тәүлек буе,
Бар мөмкинлек кыларга...
Изгелеккә чикләр юк бит -
Кирәк түгел сорарга.
Бар бит җирдә төрле кеше-
Кемнәр бай,кемнәр ярлы...
Эшли алмый бит гарипләр-
Аларда изге җанлы.
Сәдакәме бирә алсан,
Йә, озатсан юл аша...
Болар барда изгелеккә,
Керә дуслар ләбаса.
Олыларны олы ит син !-
Сабыйнын сыйпа башын...
Синен кулдан нур агылыр
Изгелек биргәч башын.
Кешеләрне бер тигез күр-
Читкә кач син зур байдан !
Андыйларга изгелекне
Сора дустым ходайдан !
Җәүдәт Мөхәмәтшин.25.07.2024 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев