Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кабат очрашабыз дип кайтып киттеләр

Кичә, ягьни 10 август көнне, Карачтау авылында «Авыл көне» булды.

Биредә бүген дә шушы авылда көн күрүче, күрше авылларда, район үзәге – Теләчедә, Казан, Чаллы. Яшел Үзән, Түбән Кама кебек эре шәһәрдә яшәүче карачтаулылар авыл башындагы чирәкмлектә рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. 

Алар өчен Караширмә авыл клубы каршында, Әклимә Мәһдиева җитәкчелегендә эшләп килүче «Миләшкәй» фольклор ансамбле үзенең матур җырларын, биюләрен кызганмады. Әлбәттә, бер-берсе белән күрешү шатлыгыннан Карачтау авылы халкы аларга кушылып җырлады, биеде, шаян уеннарда катнашты, кайнар чәйдән, милли камыр ризыкларыннан авыз итте. Карачтаулылар өйләренә киләсе җәйдә дә кабат очрашу теләге белән кайтып киттеләр. «Авыл көне» турында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев