Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кабатлау укуның әнкәсе

Бүген, ягъни 12 апрель көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, ясалма орлыкландыру техниклары өчен семинар-уку үткәрелде.

Алар дәрестә җенси циклның синхронлаштыру схемасын,  УЗИ сканер ярдәмендә буазлыкны ачыклау тәртибен һәм Селекс  нигезендә көтү белән идарә итү программасын өйрәнделәр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә узган чарада осталык дәресләрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәселле терлекләр үрчетү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сәитов үткәрде. Семинар укуның теоретик өлеше Алан авылы мәдәният йортында узса, практик өлеше Балыклы авылы фермасында барды. Моннан тыш, семинар-укуда катнашучылар Алан товарлыклы-сөтчелек комплексында узган ел август аенда Киров өлкәсеннән кайтарылган таналарның физиологик хәле, аларга бирелә торган рацион белән дә таныштылар.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев