Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кадер иясе

Бүгенге язмам үзенең шәлчеләре, итекчеләре, һөнәрчеләре, көрәшчеләре, сәнгать сөючән халкы белән дан казанган Шыңар авылы чибәре – Кадрия Мәсгуть кызы турында.

Олы Шыңар авылында тырыш колхозчылар - Мәсгуть абый белән Гамбәрия апа гаиләсендә кышның зәмхәрир суыклары өй бүрәнәләрен биеткән мәлдә - 1972 елның 6 гыйнварында өченче бала булып дөньяга аваз салган шомырт күзле кызга, гомере кадер-хөрмәттә үтсенгә юрап, Кадрия дип исем бирәләр. Абыйсы Мәхмүт, апасы Фәүзиягә сеңел, үзеннән соң туган Ләйләгә апа булып, әти-әни назында, бәхетле балачак йомгагы шома Кадер иясе сукмактан үз юлы белән тәгәри. 70 нче еллар - татар авылларында халык тормышны бөтәйтү өчен өстәмә шөгыльләр белән аеруча кызыксынган чор. Күп балалы Сөләймановлар да җиң сызганып эшкә керешә: әтиләре, кул арасына улын да кертеп, итек баса, әниләре белән кызларның бармакларында энәләр биеп кенә тора, бәйләү фабрикасымыни - берсеннән-берсе матур бизәкле шәлләр, оекбашбияләйләр бик тиз хуҗаларын табып тора. Кадрия мәктәп бусагасын атлап кергәнче үк шома бәйләү энәләрен үзенә буйсындыра. III класска укырга барганда беренче ак шәлен бәйләп яба. Каникул вакытларында ярыша-ярыша бәйләп бер шәл өлгертү – табигый хәл була. Кулда энә биесә, аяклар сәхнәдә тыпырдый. Бөтерчектәй Кадрияне клуб мөдире Әсәдуллин Рәис абыйсы күреп алып бию түгәрәгенә дәшә. Шуннан башлана инде...

Зур ихтирам белән Кече Кибәхуҗа төп, Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе коллективлары исеменнән Флүзә Әскарова. Казаклар авылы.

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев