Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кадерен белсәк иде

Районда юл төзелеше ел саен киң колач ала. Быел да шулай булды. Мисал өчен, быел “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Теләче филиалы, Арча һәмСаба филиаллары белән берлектә, Казан– Шәмәрдән юлының Теләче авылын әйләнеп үтүче участогында (5 чакрым) Шәтке авылы белән – М7 юлы арасындагы (5 чакрым) һәм Казан – Шәмәрдән юлының Лесной бистәсендә (4 чакрым) зур эш фронты алып барды.

Юл төзүчеләребезнең беренче ике участокта алып барган фидакарь эшләре турында язган идек инде.  Шунысы игътибарга лаек, “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Теләче филиалы федераль һәм республика программаларын үтәүгә үз вакытында, иртә яздан кереште. Хәер, быел башкарылачак эшләргә әзерлек узган җәйдән, чимал әзерләүдән башланган иде. Олы Мәтәскә һәм Югары Мәтәскә авыллары арасында ком, балчык, вак таш таулары безгә яңа юл төзеләчәге турында искәртеп торды. Берәүгә дә сер түгел: Лесной бистәсенә баручы юл нык тузган иде. 2000 елларда салынган юлның эксплуатация срогы инде ике тапкыр диярлек үтеп бара. Шуңа күрә ремонтлау көн таләбе иде. Бу төбәккә кайтып-китеп йөрүчеләргә һәм Лесной бистәсендә яшәүчеләргә Алла ярдәм бирсен, һәм а в т о м о б и л ь л ә р е н е ң “ходовой”лары гына чыдасын.

Быел җәй дәвамында өслеге яңадан эшләнеп, 4 чакрым арага асфальтның беренче каты салынды. “Дамба юл кырыендагы туфракны эттереп кенә өелгән булганлыктан, җир уйный, асфальт ярыла. Шуңа күрә асфальт астындагы грунт бер метр тирәнлектә алына, аның урынына карьердан яңа балчык ташып салына. Бу ремонт кына түгел, яңадан эшләү дисәк, дөресрәк булыр, - диде мастер Рафис Гусамов. - Юлның “өс-баш”ын сүтеп-җыеп, өр-яңа полотно күтәрергә, булган суүткәргеч торбаларны алыштырырга туры килде”. Суүткәргеч торбалар дигәннән, аларны узган ел җәй дәвамында юл мастеры Фәнис Шәрипов җитәкчелегендәге бригада алыштырды. Рафис Гусамов җитәкләгән бригаданың бурычы исә асфальт җәю өчен дүрт чакрым арага уйнамаслык итеп тыгызланган нигез әзерләү. Хәзер алар җәй буе төзегән нигезне тигезләү, тыгызлау эшләре алып бара. Бу хезмәтне грейдер белән Илдус Сәмигуллин, Раил Галимов һәм Арча филиалы механизаторы Сетдар Атаев башкарса, Арча филиалы механизаторлары, катоклаучы Раиф Нургалиев тыгызлый иде. Тиешле нормативларга китерү өчен “КамАЗ” шоферы Гайнетдин Әхтәмов аларны чимал белән тәэмин итеп тора. Юл кырыйларын тигезләүдә яшь эшчеләр Фәндүс Галимуллин белән Ришат Зәйнуллин көчләрен кызганмыйлар. Асфальтның сыйфаты, деформацияләнмәве шушы механизаторларның хезмәтенә бәйле булачак. Юл төзелеше турында язганда филиал җитәкчесе Илнур Ярмиев белән киңәшмичә калган юк. “Эш күләме быел да аз булмады. Башкарып чыгарга һава шартлары мөмкинлек бирде. Бригадалар да сынатмады. Куелган хезмәтнең кадерен белеп, юлларда исән-имин йөрергә язсын. Дәүләт бу тармакка саллы суммалар исраф итә”, - диде ул башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап.

Асфальт җәючеләр бригадасы җитәкчесе, Арча филиалының юл мастеры Салават Фәйзрахманов мине: “Яңгыр яумаса, эшне якшәмбе көнне тәмамлыйбыз, Алла боерса”, - дип каршы алды. Юлны вакытлыча ябып торырга туры килгән, Лесной бистәсендә яшәүчеләргә, анда кайтучыларга янәшәдә юл булдырылган. Димәк, транспорт хәрәкәте комачауламый, сыйфат күпкә яхшы булачак. Эшкә уналты кешелек бригада җәлеп ителгән. Э л ь м и р Х ө с н е т д и н о в йөрткән асфальт түшәгеч машинада операторлар Фәһим Усманов белән Ирек Нәҗметдинов компьютерда асфальтның юл читенә таба авышлыгын көйләп баралар (рәсемдә). А. Нәбиуллин, Р. Хәбиров, С. Кәримуллин, И. Җиһаншиннар катоклый. Юл эшчеләре - Алмаз Сафиуллин, Фәнил Фәсхетдинов, Сергей Вотинцев, Илнур Шәвәлиев һәм үзтөягечтә эшләүче Фәһим Садыйковларның дус, бердәм хезмәттә, күтәренке рухта булуларын күреп күңел сөенде. Гомумән, “Татавтадор” акционерлык җәмгыяте бу һөнәрнең абруен күтәрүгә зур игътибар бирә. Кадрларның еш алмашынмавы, тотрыклык саклануы - юл хезмәтенең мактаулы һәм дәрәҗәле икәнлеге турында сөйли. Гәрчә үзләренә сезон вакытында ял, бәйрәм көннәрендә өйдә тормасалар да.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев