Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Капка төбең чистамы?

Республикада, шул исәптән районда санитар икеайлык бара. Әлеге уңайдан районыбыз авылларында бик күп өмәләр үткәрелде. Күмәк өмәләр оешма-предприятие биләмәләрен, үзәк урамнарны, иҗтимгый әһәмияткә ия булган урыннарны, әйтик, һәйкәл, обелиск тирәләрен, парк һәм скверларны чүп-чардан арындыруга юнәлдерелгән.

Район халкының  зур активлык белән әлеге чараларда актив катнашуын күреп күңел сөенә.

Шулай да кайбер урыннарда, бигрәк тә капка төпләрендә, койма буйларында һәм бакча артларында чисталык җитенкерәми әле. Үзең яшәгән җирлектә чисталык булдыру һәркемнең шәхси эше. Сүз дә юк: чүп-чарга батып, аркылы ятканны буйга алып салмыйча да яшәп була. Әмма бу беребезне дә бизәми. Шуңа карап Теләченең, ахыр чиктә районыбызның йөзе билгеләнә. Капка төпләренең, койма буйларының беришләрен төзелеш матераллары биләп алса, икенчеләренә печән, салам, утын әрдәнәләре өелгән. Бакча артлары исә кеше күрмәгәндә, ягъни кичке сәгатьләрдә ташланган чүп-чар белән тулган. 

Шунысы сөенечле, күпчелекне чистартылган, агачлар утыртылган, буялган капка төпләре, койма буйлары тәшкил итә. Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез Теләче авылының Галиев урамында яшәүче  Флүзә белән Рәкыйп Гыймадиевлар, Зөлфия белән Роберт Галиәхмәтовлар һәм Совет урамында яшәүче  Фирдәүс белән Зәкәрия Дәүләтшиннарның капка төпләре, койма буйларын күрәсез. Күз тимәсен. Бер булганнан бар да була дияләре хактыр. Фотолар белән белән рәсми сайтыбыздан таныша аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X