Капка төбендә төзелеш материалларын сакларга ярыймы?
Авылда кайбер кешеләрнең йорт алларында төзелеш калдыклары өелеп тора. Бер дә матур күренеш түгел. Нигә моның берәр чарасын күрмиләр икән?, дип аптырыйсың кайчак.
Капка төбендәге төзелеш материаллары — күп авылга хас күренеш. Закон нигезендә (Россия Административ хокук бозулар кодексының 7.37 нче маддәсе буенча), капка алдында төзелеш материалларын саклаган өчен 2 мең сумга кадәр штраф каралган. Күршеләрнең бу мәсьәлә буенча шикаять белдерергә хокукы бар. Фактны фотога төшерергә, гариза язарга кирәк. Әгәр хуҗалыкта төзелеш алып барыла яки ремонт планлаштырыла икән, җирле үзидарәдән төзелеш материалларын вакытлыча сакларга рөхсәт-белешмә алырга кирәк. Бу очракта капка төбенә кирпеч, такта, таш өеп куярга рөхсәт ителергә мөмкин.
Рөхсәт кәгазе, әгәр эш тәмамланмаса, 6 ай саен озынайтыла. Ә төзелеш эшләре алып бармаган кешеләргә капка төбен чүп-чар белән тутырырга рөхсәт ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев