«Кар чанасы» саклык таләп итә
Елның соңгы, ә кышның беренче ае бара. Карамагында кар чанасы булган шэхеслэр бу чорны кышкы урман-кырларга ауга, зур сулы елгаларда боз тишеп балык тотуга багышлый. Э аерым бер торкем кешелэр бу вакытта актив ял итунен бер торе итеп кардан йоруче махсус техника «кар чанасы» (снегоход) белэн табигатьтэ хозурланып йоруне остен курэлэр.
«Кар чанасы» - бик көчле техника, сәгатенә 100 километрдан артык тизлек белән хәрәкәт итә ала. Шунлыктан ул югары куркынычлылык тудыру чыганагы булып тора һәм идарә итүдә махсус хәрәкәтләрне белүне таләп итә.
Районда теркәлгән мондый төр техниканың саны 34 берәмлекне тәшкил итә. Ләкин чынбарлыкта бу сан берничә берәмлеккә югарырак. Чөнки арабызда «эләкмәгән кеше хокук бозучы түгел» дигән уйга бирелеп, үзләрендә булган «кар чаналарын» тиешле тәртиптә рәсмиләштермичә кулланучы шәхесләр дә юк түгел. Мондый шәхесләргә карата хәрбер тәртип бозуныңда дә бер чиге булын искәртеп китәсе килә. Хокук бозуның вакыты барган саен, аңа карата күреләчәк җәза чарасының югарырак булуы бүгенге көндә бер кемгә дә сер түгел.
Ләкин нинди генә техника берәмлеге булмасын, аны эксплуатацияләү вакытында куркынычсызлык чаралары мөхим санала. Шуңа күрә әлеге техниканы сатып алучы, аны куллану вакытында гамәлдәге закон актлары тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләрне үтәүне дә үз өстенә ала дип әйтергә нигез барлыкка килә.
Кардан йөрүче техника – үзйөрешле һәм башмаклы транспорт чаралары рәтенә кертелгәнлектән, аның белңн идарә итү өчен тракторчы–машинист таныклыгында «А1» категориясе булу мәҗбүри. Әлеге категория тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен уку юлы белән 16 яшьтәге гражданнарга бирелә. Башка төрле таныклыклар әлеге техника белән идарә итү хокукы бирми.
Моннан тыш кардан йөрүче техника хуҗасы, аны сатып алганнан сон 10 тәүлек эчендә, әлеге техниканы райондагы техник кузэтчелек идарэсе булегендэ регистрациягэ куярга тиеш. Анда исәпкә алынган техникага тиешле дәүләт номеры бирелә.
Әлеге төр техникага техник карау ел саен уздырыла. Бу мәҗбүри чара. Моны узмыйча йөру тыела. Тоткарланган очракта – административ хокук бозу барлыкка килә.
Язылганнардан күренгәнчә, йөртүгә хокук таныклыгы булмаган, тиешле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән, техник карау үткәрелмәгэн кардан йөру техникасын эксплуатацияләү тыела. Ә боларны үтәмәүчеләр тоткарланган очракта, ул шәхесләр РФ административ хокук бозулар Кодексы матдәсе нигезендэ штрафка тартылалар. Чагыштырып карау өчен штраф суммасының 1000 сум булуын, ә еллык техник карау уздыруга түләү 700 сум икәнлеген билгеләп китү урынлы булыр.
«Кар чанасы» белэн исереклек хэлендэ идарэ иту факты ачкланса, мондый шэхес барлык тор транспорт белән дә идарә итүдән, билгеле бер вакыт аралыгына, мәхрум ителә. Моннан тыш ким дигәндә 30 000 сум күләмендә штраф та билгеләнә.
Әлеге төр техника карап торышка куркәм һәм ышанычлы куренсә дә, ул юлсыз җирләрдән йөрү өчен кулланылганлыктан, аның белңн сак идарң итү сорала һәм таләп ителә, чөнки йөргән җирдә очраган төрле каршылыклар, күренмәгән чокырлар бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин. Республика күлүмендү дү ел дүвамында улемгэ китергэн берничэ очрак теркүлэ. Узып баручы елда безнен районда да мондый аянычлы куренеш булды.
Нүтиҗә ясап мондый төр техника хужаларына, аны куллану вакытында тиешле булган кагыйдәләрне үтәү, фәкать әлеге шәхес файдасына гына эшләвен билгеләп узасы килә.
Әгәр мондый төр техникалы кешенең районда булган дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә сораулары бар икән, аларны һәл иту буенча урындагы җитәкчегә элемтәгә керүләре сорала. Эш телефоны 2-16-11. Кабул иту көннәре хәр атнаның сишәмбе хәм жомга көннәрендә 08-12 сәгать вакыт аралыгында, Теләче авылы Ленин урамы 46 йорттагы эш булмәсендә.
Х.Х.Назиров - узйорешле машина һәм башка төр техникага күзәтчелек Идарәсенең район буенча булек
начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев