Карабаян авылында Көзге Казанский бәйрәме хөрмәтенә бәйрәм келәве узды
4 ноябрь – христиан динендәге райондашларыбызның престол бәйрәме.
Бу көнне алар Көзге Казанский дип тә йөртәләр. Бу көн - Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн. Карабаян авылы электән үк иманлы авыл булып торган. Бүген чиркәүдә бәйрәм келәве узды, чараны Казан епархиясенең Питрәч округы иерее Ярослав Петрущенков алып барды. Бәйрәмгә авылда яшәүчеләр да, читтән кайтканнар да, тирә-як авыллардан да халык җыелган иде. Литургиядә, шулай ук, Теләче муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Мөбинов Илдар Вакыйф улы да катнашты.
Керәшен карендәшләребезнең бу бәйрәме тагы бер зур вакыйга белән бәйләнде - 17 гасырдан ук сакланып килгән тәре әлеге чиркәүгә кире кайтарылды. Авылда иң беренче чиркәү сүтелгәннән соң (бу 30 еллар була) аның эчендәге бөтен нәрсә кайсы кая таратыла. Шул вакытта хәзреге вакытта авылда яшәүче Александр Кисловның бабасының энекәше Алексей әлеге тәрене үз гаиләсендә саклый. Шулай итеп әлеге тәре балаларыннан балаларына күчеп бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән.
-Бу бик зур сөенеч бу безгә.Күзгә яшьләр килә. Бик изге тәре бу. Рәхмәт оештыручыларга, авыл халкына. Хаман да шулай исән-сау булып, тату бер матур гаилә булып яшәргә язсын – диделәр әлеге авылда яшәүче Мария Яковлева белән Мария Степановалар.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев