Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Җырчының туган ягында «Карачтау авылы көйләре» фестиваль-бәйгесе узды

Кичә, ягъни 2 сентябрь көнне Иске Җөри авылы мәдәният йортында «Карачтау авылы көйләре» дип исемләнгән Таһир Якупов исемендәге Татар җырын башкаручылар арасында беренче республика фестиваль-бәйгесе узды.

Әйтеп узганыбызча, төрле районнардан  килгән  конкурсантлар Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов репертуарыннан һәм үзләре теләгән бер җырны башкарып, Татарстанның халык артисты Мингол Галиев рәислегендәге хөрмәтле җюри алдында имтихан тотты. Ә иң-иңнәре, кичен, Гала-концертта катнашу хокукын яулады. Барлык Лауреатларга да  дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гран -прига Казан шәһәреннән, 37 ел очучы булып эшләгән Әхтәм Җамалиев лаек булды. 

Ике сәгатьтән артык,шыгрым тулы залда барган фестиваль концертын Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов та тамаша кылды. 

Ахырдан сәхнәгә күтәрелгән Нәҗип Хаҗипов:

- Залды төрле буын кешеләре утыра. Без барыбыз да бүген, чын мәгънәсендә ял иттек. Минем күптән инде шушылай гармунга җырлаган җырчылар катнашында, ике сәгать ярым концерт караган юк иде әле. Яшь чагында бәлки булгандыр. Без татарлар залда. Бу җырлар безне яшәртә, көч бирә, татарлыкны саклый, мәдәниятебезне саклый. Зур рәхмәт Таһир Якуповка менә шундый мирас калдырган өчен.Зур рәхмәт оештыручыларга, - дип фикерен җиткерде.

Чыннан да бик матур, эчтәлекле, рухи  кыйммәтләрне төреп бирә алган чара булды бу.  Чөнки яңгыраган җырлар – вакыт сынавын үткән халык җәүһәрләре. Оештыручылар - «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязовка, продюссер якташыбыз Җәүдәт Гыйльмановка, Иске Җөри авылы мәдәният йорты директоры Равиль Насыйбуллинга "Афәрин!" диясе килә. Чара дәвамында безне алып баручылар Гөлинә Шәйхи һәм  Азат Зарипов якташыбызның тормыш юлы  белән таныштырдылар.  Күптән кирәк иде әлегедәй чара җырчының туган ягында...

Фестивальнең җюри рәисе, Татарстанның халык артисты Мингол Галиев әйтүенчә, җырчылар бөтен йөрәкләре белән җырлады. Шушындый чараларны күбрәк үткәрергә, җырчыларны профессиональ  дәрәҗәдә үстерергә, бөтен дөньяга татар халкының моңлы җырларын күбрәк танытырга иде. 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев