Караширмә халкының хыялы чынга ашты
Караширмә авылы халкы юл сорап, үзенең гозер, үтенечләре белән еш мөрәҗәгать итә иде. Менә аларның хыяллары чынга ашты.
Караширмә авылы юлына, республика программасы нигезендә, асфальт түшәлде. Кичә район башлыгы Айрат Фатхуллин бу уңайдан, авыл халкы белән очрашты.
- Бүген авыл халкы мактаган юлдан үзебез дә йөреп карадык. Шушы юлны республика программасына кертеп, сезне юллы иткән Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевичка бик зур рәхмәт. Аны Теләченең Татавтодор оешмасы егетләре эшләп чыкты. Аларга да авыр хезмәтләрендә бик зур рәхмәт! Инде юллы булгач, аны сакларга кирәк, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев