Карендәшләр бәйрәм итте...
Эх, гомер агышлары... Кай арада көн туа да, кай ара- да кояш бата. Баксаң, яз фасылының соңгы ае – май ае да үтеп бара. Май ае салкынча тора. Хәер, бу айның салкын килүен борынгылар хуп күргән, икмәкнең мул булуына ишарә икәнлеген әйткәннәр алар.
Карендәшләребез элек-электән, хезмәт белән ялны чиратлаштырып, күңелле ял итә белгәннәр. Аларны иртән эштә күрсәң, кичен клубта, мәдәният йортларында очратырга мөмкин булган. Бу традиция бүген дә саклана, шөкер. 28 апрель көнне “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кашапованың “Яшәү сулышы” дип аталган юбилей кичәсендә булып кайтты. “Бәрмәнчек”ләрнең җитәкчеләре хөрмәтенә ясаган һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Эльмира Вафичевна кайнар котлаулар астын- да чәчәкләр диңгезендә коенды. Ә без, бердәнбер ансамблебезнең уңышларына сөенеп, горурлану хисләре кичереп утырдык. Рәхмәт аларга! Май бәйрәмнәре уңаеннан, Су- баш авылы клубы күрше район карендәшләренең фольклор кол- лективларын үзенә кабул итте. “Оч- рашыйк әле бер, карендәшләр”, - дип аталган әлеге бәйрәм концер- ты оешкан төстә, искиткеч матур узды. Кичәне башлап җибәргән “Нардуган”лыларның аягы җиңел булды. Бер-бер артлы сәхнәгә ут күршеләребез – Саба, Балык Бистәсе, Теләче районнарыннан килгән гаилә, фольклор ансамбльләре күтәрелде. Мичкәдә дары бетмәгән икән әле, чыгыш ясаган укучыла- рыбыз, нәни артистларыбыз өчен сөенеп, куанып утырдык. Сабадан килгән Кашаповлар гаиләсенең озын көйгә сузып җырлаган моңлы җырулары тамашачылар күңелендә әле озак сакланыр. Ә менә Субаш авылыннан җырлымоңлы Павловлар гаиләсенең та- льян гармунга өздереп җырлавын, Николайның кызлары – Милана белән Мирославаның чабатага тет- тереп биюен зал озак алкышлады. Авылыбыз горурлыгы - нәфис сүз остасы Регина Павлованың чыгы- шын да тамашачылар бик җылы кабул итте. Иске Карабаян кызы Юлия Демидова да матур, моңлы тавышы белән “Балтырган” җырын җырлап карендәшләрен шаккатыр- ды. (җитәкчесе – Елена Семенова, Олы Нырсы мәктәбе) Әйе, болай бул- гач, буыннар чылбыры өзелмәс, дип өметләнәбез. Балык Бистәсе районы Үри Чаллысы авылының йөзек кашлары – Зоя һәм тормыш иптәше, автор – башкару- чы Юрий Гордеевларның чыгышы кичәгә ямь өстәде. Аллага шөкер, халкыбыз талантларга бик бай, тик алар дөрес юлны сайласыннар, юга- лып кына калмасыннар иде! Бәйрәм, гореф-гадәт, йолаларны саклауда, пропагандалауда фоль- клор ансамбльләрнең роле бик зур. Моны әлеге бәйрәм кичәсендә чы- гыш ясаган Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылыннан “Чулпы”, Теләче районы Иске Карабаяннан “Беләзек”, һәм, әлбәттә, кичәне ма- тур итеп йомгаклап куйган “Нар- дуган” ансамбльләре тарафыннан тәкъдим ителгән композицияләр та- гын бер кат раслады. Шулай итеп, онытылмас бу бәйрәм кичәсендә карендәшләребез очрашып хәләхвәлләр сорашты, җыр-моңнары белән бүлеште, ә тамашачы күпме Карендәшләр бәйрәм итте... d Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Якты хәтирәләр белән тарихка кереп калган оешмага быел 100 ел тула. Узган гасырның 80 нче елларына кадәр туучыларга кызыл галстук һәм пионер значогы тагып, быргы тавышына сборларга җыелып, җәмгыять эшләрендә актив атнашып, өлкәннәргә ярдәм итеп, кечкенәләрне шефлыкка алып, учак янында хәрби-патриотик җырлар җырлап, бик кызыклы чорда яшәргә туры килә. Пионер оешмалары эшчәнлеге турында тулырак белү өчен, Сауш мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшләгән ветеран укытучы Шиһапова Гәүһәрия Бариевнаны үзебезнең мәктәпкә “Кызыклы очрашу”га чакырдык. Гәүһәрия апа Сауш төп мәктәбенең “Яшьлек” балалар оешмасы активистларына 1974-1987 нче елларда Сауш сигезьеллык мәктәбендә (ул елларда Саба районы) пионер оешмасы эшчәнлеге турында сөйләде. “Совет чорында мәктәпләрдә укучыларны пионерлар (3-7 кл.) һәм комсомоллар (8 кл.) дип атыйлар иде. Алар өченче класста тантаналы рәвештә пионерга, ә 7 нче класс ахырында комсомолга кабул ителде. Пионерларны өлкән пионервожатыйлар, ә комсомолларны комсомол секретарьлары җитәкләде. Сауш мәктәбенең пионер дружинасы Валя Котик исемен йөртә иде. Дружина “Һәрвакыт алга!” девизы астында эшләде”, - дип сөйләде Гәүһәрия апа. 1974-1987 нче елларда Сауш мәктәбенең пионер эшен җитәкләү өчен Шиһапова Гәүһәрия Бариевнага өлкән пионервожатый вазифасын йөклиләр. “Ул елларда мәктәптә балалар күп һәм актив иде. Нәрсә кушсаң, шуны эшләргә генә торалар, мәктәп көндез дә, кичләрен дә 9-10 нарга кадәр гөр килеп торды. Әйбәт тә укыдылар,” - дип искә ала Гәүһәрия апа. - Бүгенгедәй күз алдымда, 22 нче апрельдә (кайсы ел икәне исемдә түгел) бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин туган көнгә багышлап дружина сборы үткәргән идек. Анда ветеран коммунистларны чакырдык. Барысы да бу сбордан бик канәгать булып таралды. Өлкән пионервожатый буларак миңа күп кенә оештыру эшләре дә башкарырга туры килде. Дружина советы әгъзаларын, отряд советы председательләрен җыеп, айга ике мәртәбә дружина советы утырышлары үткәрдем. Ярты елга бер мәртәбә, начар укучы берәр пионерның укуы һәм тәртибе тикшерелә иде. Бу аларга нык тәэсир итә һәм шуннан соң уңай якка үзгәреш күзәтелә иде. Пионер отрядларында да айга бер мәртәбә отряд сборлары үткәрелеп торды. Алар төрле кызыклы темаларга, герой-пионерлар тормышына багышлап та, күренекле кешеләр тормышы турында да, язучылар турында да була иде. Пионерлар башка төрле бик күп файдалы эшләрдә дә катнаштылар. Тимур командалары оештырып, өлкән яшьтәге әби-бабайларга төрле эшләрдә булыштылар. Һәр атнаның билгеле бер көнендә, һәр отряд үзенә беркетелгән әби-бабайга барып, малайлар утын ярып, кар көрәп, кызлар өй җыештырып, кирәк булса, башка эшләрдә дә булышып кайталар иде. Атнага бер мәртәбә терлекчелек фермасына барып, яшь бозау караучыларга шефлык итәләр, аларга булышып, бераз гына булса да эшләрен җиңеләйтергә ярдәм итәләр иде. Бозау караучы апалар балаларга рәхмәт әйтеп озатып кала иделәр. Төрле очрашу кичәләре дә оештырылды. Бу эшләр пионерлар өчен зур тәрбия чарасы булды. Бәйрәмнәргә багышлап, дружинада башка файдалы эшләр дә башкарылды. Һәр елны 23 нче февральдә Совет Армиясе көненә багышлап “Аҗаган” уены үткәрелеп килде. Аны мәктәп директоры Шиһапов Рифкать Баһавиевич һәм физкультура укытучысы Сафиуллин Рашит Альбиртович әзерләп үткәрде. Уенда ике рота – “Яшелләр” һәм “Зәңгәрләр” ярыша иде. Алдан рота хәрби киемнәр, погоннар әзерли, агачтан автоматлар, оек эченә пычкы чүбе тутырып гранаталар ясый. Ярыш хәрби җырлар башкарып, роталарның маршыннан башлана. 1980-1985 елларда яз айларында, Бөек Җиңүнең 35, 40 еллыгына багышлап, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар үткәреп, алар пионерларга үзләренең башыннан үткәргән сугыш мәхшәрләре турында һәркемне тетрәндергеч итеп сөйләделәр. Һәр елны 9 нчы майда Җиңү бәйрәменә багышланган митинг үткәрелде. Аңа сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Алар чыгышлар ясады. Пионерлар аларны хөрмәтләп, концерт куйды. Гомумән, мәктәптә эшләр гөрләп барды. Укучылар да, укытучылар да мәктәптән кайтып кермәде дисәк тә ялгыш булмас. Кичләрен төрле фәннәрдән кичәләр әзерләп, аларны үткәрү, бәйрәмнәрдә кую өчен концертлар әзерләп, аны клубта кую, айлар буе әзерләнеп Яңа ел бәйрәмен искиткеч матур, күңелле итеп үткәрү, төрле фәнни түгәрәкләрдә катнашу һәм башка бик күп файдалы эшләр башкарылды. Боларның һәркайсында пионерлар актив катнашып йөри иде. Бу эшләр барысы да укытучылар коллективының зур тырышлык нәтиҗәсе, - дип сөйләде Гәүһәрия апа. Татарстанда пионерларга алмашка варислар килде. Безнең мәктәбебездә дә Варислар оешмасы эшли. Без пионерлар эшен дәвам итәбез. Наилә Рахматуллина, Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы. Пионериягә 100 ел Пионер ялкыны сүнмәсен Табигатьне якты нурга күмеп, Җиргә тагын ямьле май килде. Бәхет, шатлык, зур өметләр белән Күңелләргә җылы нур иңде. Ленар Хуҗин d Олы Нырсы авыл җирлегенә караган Тәмте авылы халкы да бу көннәрдә шатлыклы мизгелләр кичерә. 8 май көнне биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачылды. Һәйкәл ачылган көнне җәйге, матур, кояшлы һава торышы булды. Батырларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәлне, күрше Питрәч районыннан килгән Геннадий атакай изгеләндерде, ә ачылышка килгән авыл халкы аңа кушылып дини йоланы башкарды. Һәйкәлне ачу тантанасында муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов та катнашты һәм үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Һәйкәл төзүдә ярдәм иткән авыл активистларына рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм чарасында җирлек башлыгы Рамиль Гыйниятов, районыбыз тарихын өйрәнүче, берничә китап авторы Сәлмән Гыйльмиев та чыгыш ясады. Һәйкәл Бөек Җиңүнең 75 еллыгына төзелә башлый һәм 77 еллыгына төзелеп бетә. Аны төзүдә башлап йөрүче Максимов Илья Николаевич белән дә аралашып өлгердем. “Әлеге һәйкәлдә 121 авылдашыбызның исемнәре язылган. Тәмте авылыннан 121 кеше Бөек Ватан сугышына китә. Ләкин 47 авылдашыбыз кире әйләнеп кайта алмый. Без алар алдында баш иябез, аларны беркайчан да онытмыйбыз”, - диде ул. Һәйкәл авыл халкының матди ярдәме белән төзелә, бер кеше дә читтә калмый. Монда һәркемнең көче, ярдәме керә. Р е л ь е ф н ы Т а т а р с т а н Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, рәссам, Алабуга мәдәният көллиятенең дизайн бүлеге мөдире Максимов Илья Николаевич ясаса, обелискны төзүдә Тәмте авылы тумасы, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Афанасьевлар гаиләсе зур булышлык күрсәтә. Башка авыллардагы һәйкәлләрдән аермалы буларак, Тәмтедә “Мәңгелек ут” та урнаштырылган, ул газ баллоны ярдәмендә яндырыла. Бу зур чарага халык бик күп килгәнен билгеләп үтәргә кирәк. Бәйрәм төрле хәрби патриотик җырлар һәм чыгышлар белән үрелеп барды. Чарада Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары зур әзерлек белән катнашты. Шулай ук Субаш авылының “Нардуган”, Казанның “Айбагыр” ансамбле коллективлары да матур чыгышларын бүләк итте. Чара ахырында һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр салынды. “Үлемсез полк” акциясе дә зур оешканлык белән узды. Керәшен карендәшләребез бик юмарт халык, чарага килүчеләрне казанда пешкән ботка, кайнар чәй һәм башка тәм-томнар белән сыйлады. Районыбызда тагын бер зур, изге объект сафка басты. Тәмте авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә ачылган һәйкәл янәшәсендә Ватан азатлыгы өчен башларын салган авылдашлары истәлегенә, «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында, 47 агач утыртылган. Алар гүя бүген дә сафта. Изге гамәл Пионер туган көн – горур бәйрәм, Язлар килгән саен яшәрә. Өлкәннәрне хатирәләр кабат Мәктәп елларына дәшәләр. Кайда калды икән шаян чаклар, Дәртле җырлар, сүнмәс учаклар, “Пионер булдым!” - дип, горурлану – Онытылмас мәңге ул чаклар. Кызыл галстуклы балачакның Һәр мизгеле – тиңсез хәзинә. Ул елларның гүзәл мизгелләре Төшләргә керәләр хәзер дә. Пионер ялкыны йөрәкләрдә Сүрелмәсен, мәңге дөрләсен. Яшь буынга күчсен безнең ялкын, Балачак җырлары гөрләсен. Сәвия Кадыйрова, Шәтке урта мәктәбе укытучысы рухи азык алды... Без керәшен карендәшләр, киң күңелле, кунакчыл халык. Кунакларыбызны җырлап торган самовардан чәй эчереп, мил- ли ризыкларыбыз белән сыйлап, та- гын да очрашулар насыйп булсын дип, озатып калдык. Ә тамашачылар, гөрләп узган бәйрәм кичәсеннән, мәдәният хезмәткәрләре - Татьяна Романова һәм Лидия Петровалар- га олы рәхмәләрен әйтеп таралыш- тылар. Хөрмәтле дуслар, карендәшләр! Гел дә шулай бергә, бердәм булып, бәйрәмнәребезгә йөрешеп, горефгадәт, йолаларны саклап, берберебезне хөрмәт итеп яшәсәк иде. Язмамны шигырь юллары белән тәмамлап куясым килә. Озынмы, кыскамы, кем белә? Гомерләр Ходайдан бирелә. Шуңа да кирәктер, туганнар, Һәр көннең кадерен белергә!
Зоя Павлова. Субаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев