Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Карга боткасы”- милли бәйрәмнәребезнең күркәм бизәге

“Карга боткасы”- татар халкының иң борынгы һәм яраткан милли бәйрәмнәренең берсе. Борынгы заманнарда татар халкы бу бәйрәмне язны каршылап, кара каргалар кайту уңаеннан уздырганнар.

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында зурлар төркеме бплалары катнашында “Карга боткасы” бәйрәме узды.Әлеге бәйрәмне уздыруның төп бурычы- балаларны татар милли бәйрәмнәре белән, борынгы бабаларыбызның гореф- гадәтләре белән таныштыру.

Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: татар милли көйләренә җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар, "Карга боткасы" на сый җыю күренешен күрсәттеләр. Әби- бабаларыбыз яшь чагында уйнап үскән уеннар :“Кәрия- Зәкәрия”, “Түгәрәк”, “Без, без идек...”-хәзерге яшь буынга да бик хуш килде . Бәйрәмнең ахырында балалар урамда “карга боткасы" белән сыйландылар. Канатлы дусларны да боткасыз калдырмадылар - аларга ботка җимлекләргә салынды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев