Карт шомыртлар ап-ак чәчәк аткан
Исән чакта кайтып йөрик әле...
Карт шомыртлар ап-ак чәчәк аткан,
Сириннәрдә тулы чәчәктә....
Җылы,тыныч, май аеның киче-
Авылда бит рәхәт бигерәктә.
Урап үттем урам,тыкрыкларын ,
Туган авыл якын күңелгә...
Искә алып яшьлек, үткәннәрне,
Кич утырдык капка төбендә.
Хатирәләр,матур истәлекләр,
Үткән яшьлек,үтә гомерләр...
Барлап чыктык, авыл халкын бер кат-
Барлап чыктык барсын, күңелдән .
Күпме дуслар, яшьтәшләрем киткән,
Ундүрт идек, калдык сигезгә...
Очрашулар күптән юк бит инде -
Яшәүчеләр калмый нигездә.
Авыл матур, тыныч тормыш сөрә,
Тик моңсулык баскан авылны...
Сәер тынлык, әллә нинди шомлы-
Көткән сымак каты давылны.
Бер кайткачтын, килми китәсе,
Авыл якын - тыныч иртәсе !
Исән чакта, кайтып йөрү кирәк,
Мәңгелеккә моннан китәсе.
Җәүдәт Мөхәмәтшин.07.05.2026 ел
Казан -Сауш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев