Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Картаямыни соң йөрәк…

Бүген, ягъни 28 декабрь көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасары Айрат Фатхуллин район ветераннар Советы бинасында чәй өстәле артында ветераннарның башлангыч оешма җитәкчеләре белән очрашып, җанлы әңгәмә кордылар, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар.

Җавап сүзе белән район ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин чыкты. Район башлыгы үзенең чыгышында  2022 елның уңышлы ел булуын, җитештерүдә, социаль бурычларны хәл итүдә, халыкка хезмәт күрсәтүдә күркәм уңышларга ирешүебезне билгеләп үтте. 

Азактан ул ветераннарбызның күпсанлы сорауларына җавап биреп, киләсе елда районда башкарылачак эшләр турында сөйләде. Тәбрикләү сүзләре хөрмәтле ветераннарыбызның музыкаль номерлары һәм Кыш бабай теләкләре белән үрелеп барды.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев