Каштаннар бизәр әле Теләчене...
1056
0
Бүген, ягъни 30 апрель көнне, Бөтенроссия акциясе кысаларында Теләчедә урнашкан “Хәтер бакчасы”нда агач утырту өмәсе булып узды.
Анда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән аның урынбасарлары, төрле ведомство җитәкчеләре, чик буе гаскәрләрендә, Әфганстанда һәм хәрби диңгез флотында хезмәт иткән райондашларыбыз, Саба һәм Теләче хәрби комиссариаты комиссары урынбасары, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Айрат Садыйков һәм Теләче урта мәктәбенең тормыш нигезләре укытучысы Рәсип Гатиятов җитәкчелегендәге “Яшь гвардия” оешмасы вәкилләре катнашты.
Бу көнне аллеяга Теләче питомнигында үстерелгән унбиш каштан, дүрт нарат агачы утыртылды. Хәзер инде аларны су сибеп, карап, тәрбияләп үстерү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев