Казаклар клубы һәм китапханә территориясе
Районда территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча смотр-конкурс – бәйге игълан ителде.
Әлеге фотоларда сез, Казаклар клубы һәм китапханә территориясен күрәсез.

Әлеге бәйгедә түбәндәге номинацияләр буенча катнаша аласыз:
- «Иң яхшы авыл җирлеге " (1, 2, 3 урын);
- «Чәчәкле ишегалды " (1, 2, 3 урын);
- "Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие (учреждение, оешма)" (1, 2, 3 урын);
-“Иң яхшы төзекләндерелгән авыл” (1, 2, 3 урын);
-“Заманча бакча” (1, 2, 3 урын).
Бәяләү критерийлары: территорияне бизәүдә иҗади инициатива күрсәтү; ял итү урыннары (беседкалар, эскәмияләр) булу; матур итеп бизәлгән клумбалар, газоннар булу һәм аларны карап тоту; территорияне җыештыру, ремонтлау, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча уртак эштә авыл халкының да катнашуы.
Смотр-конкурс ике этапта үткәрелә: бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2024 елның 10 августына кадәр кабул ителә; 2 этап-урыннарга чыгып нәтиҗәләр ясау – 2024 елның 15 сентябренә кадәр.
Бәйгегә гаризалар 89393967641 номерында кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев