Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Казан шәһәрендә балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре тәрбиячеләре өчен семинар узды

20 ноябрьдә, Казан шәһәренең Мәгариф хезмәткәрләре йортында, пилот балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре тәрбиячеләре өчен, укыту семинары узды.

Әлеге семинарда Теләче өченче номерлы балалар бакчасы тәрбия һәм методик эшләре буенча мөдир урынбасары Сафина Е.В. һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Ибраһимова А.Р. катнашты. Семинарның максаты - Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында «Алдынгылыр Хәрәкәте»ен комплекслы үстерү. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы- «Алдынгылыр Хәрәкәте» буенча пилот балалар бакчалары санына кертелгән. Семинарда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Сәяхәт башлана» исемле эш дәфтәрләре, методик киңәшләр, үрнәк эш программасы проекты таратылды. Шушы методик ярдәмлекләр, кулланмалар нигезендә, «Алдынгылыр Хәрәкәте» проектын гамәлгә ашыру буенча, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән ныклы эшчәнлек башланып китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев