Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Казан - Шәмәрдән юлы яңара

Казан - Шәмәрдән юлының Теләче участогында (танылган фермер Сәгыйть Гыйниятуллинга караган җаваплылыгы чикләнгән “Племрепродуктор” “Гиниятуллин С.Ш.” ширкәте, танылган эшмәкәр һәм хәйрияче Рифкать Шәфыйковның “Туган авыл” күңел ачу комплексы һәм Теләче стадионы турларында) киң колачлы ремонт эшләре башланып китүен хәбәр иткән идек.

Алдагы көннәрдә иске асфальтны ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Казан, Арча һәм Теләче филиаллары эшчеләре кырып алса, бүген асфальт түшәү эшләрен Арча филиалы төзүчеләре башкара. Юл мастеры Салават Фәйзрахманов әйтүенчә, әлеге участокка 4561 метр озынлыкта асфальт түшәләчәк. Үзем Арча филиалы юл төзүчеләре белән күптән таныш инде. Ел саен районыбыз юлларында әле бер, әле икенче участокта асфальт түшәгәндә очрашып торабыз. Ел саен очраша торгач, дуслашып та беттек. Бригада составы шул ук диярлек. Үз эшләренең осталары - машинист Эльмир Хөснетдинов белән аның ярдәмчесе Сатдар Атаев автомобиль әрҗәсеннән “Фогель Супер 1900-2” дип исемләнгән асфальт җәю җайланмасына төшкән кайнар асфальтны әзерләнгән өслеккә түшәү белән мәшгуль булса, операторлар Ирек Нәҗметдинов белән Фәһим Усмановлар юлга түшәлгән асфальтның тигезлеге, калынлыгы һәм авышлыгы өчен җаваплы. Гәрчә бу эшне асфальт салу җайланмасына урнаштырылган цифрлы технология зур төгәллек белән башкарса да. Алар ышан, әмма тикшер принцибы белән, һәр 20-30 метр саен әлеге күрсәткечләрне үлчәп торалар. Кайнар асфальтны өслеккә тигез һәм шома итеп түшәүдә катоклаучы машинистлар - Алмаз Нәбиуллин, Ильяс Җиһаншин, Рөстәм Хәбиров һәм Фәнил Фәсхетдиновлар зур тырышлык куялар. Көйләү эшләрен исә Фәндүс Галимуллин белән Рифнур Шиһаповлар зур төгәллек белән башкара. Участокта алып барылган ремонт эшләрен шоферлар - су ташучы Рәдиф Гафуров белән гудрон ташучы Ранис Сәлимовның хезмәтеннән башка күз алдына китереп булмый. Шулай ук юл эшчеләре - Сергей Вотинцев, Алмаз Сафиуллин һәм Илнур Шәвәлиевларның үзләренә йөкләнгән эшне зур өлгерлек һәм җаваплылык белән башкаруларын билгеләп үтәргә кирәк. Мастер Салават Фәйзрахманов әлеге егетләрнең һәм Арчадан асфальт ташучы шоферларның уртак тырышлыгы белән асфальт түшәү эшен санаулы көннәрдә тәмамлаячакларын әйтте. Дөрес, тоташ яңгырлар яумаган очракта. Әлеге участокта алар өченче көннәрен хезмәт куялар. Бу көннәрдә махсус сары киемдәге юл төзүчеләрне әлеге участокта еш күрәчәкбез әле.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев