Казан табиблары тикшерә
Бу көннәрдә Теләче районында күчмә поликлиника эшли башлады. Халыкны кабул итүче табиблар республика клиник дәваханәсе табибларыннан төзелгән.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе теләктәшлеге белән тормышка ашырылучы “Мобиль комплекс” проекты республикада 2019 елда эшли башлаган иде.
Күчмә поликлиника табиблары бер атна дәвамында Олы Мишә, Олы Нырсы авылында эшләп райондашларыбызны кабул итте. 13 февральдән Үзәк авыл җирлегендә Иске Җөри, Үзәк, Теләче җирлегенең Ачы, Екатериновка авылларында яшәүчеләргә консультация үткәрә. Бер табиб көнгә 20 кешене кабул итә. Кардиолог, невролог, эндокринолог, гинеколог, офтальмолог, хирург-онколог, ревматолог эшли. “Мобиль поликлиниканың максаты, эшчәнлеге - авыруларны алдан кисәтү, профилактика эше алып барудан гыйбарәт. Фельдшер-акушерлык пунктларында медицинаның бутен мөмкинлекләре дә юк. Аеруча өлкән, мохтаҗ кешеләрнең сәламәтлегенә игътибар итәргә кирәк. Аларның барысының да Казанга барып күренергә мөмкинлеге дә булмаска мөмкин.
Шунысын да әйтү кирәк, мобиль поликлиника ерак авылларда һәм авылларда медицина тикшеренүе үтү өчен югары дәрәҗәдә үтүчән автомобильләр базасында эшләнгән Биредәге лаборатор җиһазлар белән җиһазландырылган. табиблар аерым кабинетларда утыра. Казан табиблары көнгә 80 кешене кабул итә. Кайбер авырулар икешәр белгечкә дә керә. Биредә үк анализ тапшырып нәтиҗәсен дә белергә була.
Алдагы атнада мобиль поликлиника 20-24 Олы Мәтәскә авылында һәм 27-31 мартка кадәр Казаклар авылында кабул итәчәк.
Эльмира Котдусова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев