Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Казанда иң яхшы өлкән машина йөртүчене сайладылар

Өлкәннәр көненә багышланган республика машина йөртү осталыгы конкурсы финалында тәҗрибәле машина йөртүчеләр ике категориядә ярышканнар: башта юл хәрәкәте кагыйдәләрен теоретик белүдә, аннары махсус трассада фигуралы йөрүдә.

"Республика конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә. Беренче тапкыр конкурс Дәүләт автоинспекциясе ветераннары арасында үткәрелсә, бүген анда теләге булган һәркем катнаша ала. «Бу конкурс актуаль һәм өлкән буын йөртүчеләренә ярдәм итә. Аңа әзерлек барышында алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлыйлар һәм бу белемнәрне ныгыталар", - дип сөйләде ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов.

Әлеге чарада районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов катнашып, беренче өчлеккә керде. Алдагы елларда зур җиңүләр теләп калабыз! 

Фото:татмедиа

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев