Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күңел бирсәң…

Бу көннәрдә авылда кызу урак өсте. Печән әзерлиләр, бәрәңгене чүптән арындырырга кирәк, ул арада җир җиләге өлгергән. Кемнәрдер күпләп виктория да үстерә.

Теләче авылында яшәүче Әнисә апа Евдокимова дүртенче елын инде виктория җиләге үстереп сата. Үзенең клиентлары барлыкка килгән. Сыйфатлы, экологик яктан чиста җиләккә сорау да яхшы. Җыелган көндәлек җиләкне урнаштырып бару моңарчы кыенлык тудырмаган. Үзебезнең Теләчеләр, күрше Саба, Арча районнары халкына саталар. Әлеге эштә Әнисә ханымга уллары ярдәмче. Һәр кешенең эше бүленгән. Данис әзер продукцияне урнаштыра, кәлшәләрне кайтарта. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган Адель викторияләрне тукландыра, үстерә. Егетләр көн дә белемнәрен арттыру өстендә. Аларга ярдәмгә интернет килә. Әлеге кызыклы да мәшәкатьле шөгыльгә Әнисә ханым 2021 елны кереп китә. 21 ел салым инспекциясендә эшләгәннән соң, бухгалтерия өлкәсендә үз бизнесын булдыра. Улларын да еракка җибәрәсе килмәгән, әни кеше янә нәрсәдер эшләргә кирәклеген яхшы аңлый. Балалары белән утырып сөйләшкәч, киңәшкәч, аларны виктория үстерү күбрәк кызыксындыра башлый һәм нәкъ менә әлеге өлкәгә тукталырга да булалар. Җәнәй авылында 2 гектар ярым җиргә виктория кәлшәсе утырталар. Биредә бүген “Клеерия”, “Апрелька”, “Флоренс” сортлары үсә. Алда әйткәнемчә туңдырылган килеш махсус тармалар белән заказ биреп кайтарткан....

Эльмира Әхмәтҗанова.

Алар хакында тулырак район газетасыннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев