Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Керәшен авыллары белән танышабыз

🔸#ТЕЛӘЧЕКЕРӘШЕННӘРЕ төпләнеп яшәүче авыллар белән танышуыбызны бүген Иске Карабаян - Колбагыш авылы белән дәвам итәбез.

🏠Иске Карабаян авылын, халык телендә Колбагыш дип атыйлар. Авылның бу атамасын өлкән буын кешеләре түбәндәгечә аңлаталар: имеш, бу авыл җирлегендә бер бай яшәгән. Ул коллар тоткан. Бу байның үз балалары булмаган.Үләр алдыннан ул “Үземнең булган байлыгымны, үземнең колларыма багышлыйм”, дип әйткән булса кирәк. Шуңа күрә, авылның исеме – Колбагыш (кол багыш – колларга багышлау) дип йөртелә.

🔹Иске Карабаян авылы элек Лаеш өязенә кергән. Ул чакта авылның атамасы Кульбашы дип йөртелгән. Рус елъязмалары һәм Татищев магълүмәтләренә таянып авыл исеменең халык телендә Колбагыш дип аталуын галимнәр түбәндәгечә аңлаталар: “элеке Лаеш өязендә Иске Карабаян авылы атамасы Кульбашы дип йөртелгән, ягъни Югары Күль, “Күлнең югарысы, башы” мәгънәсен бирә торган авылны билгели”.

🔻Археолог-галим А.И.Износков җыйган материаллар буенча, иң элек бу урынга, 1809 еллар тирәсендә, Починок Янасал дигән авылдан Кара бай дигән кеше килеп утырган. Шушыннан Карабаян исеме ясалган, диләр. Монда 74 ир-ат һәм 74 хатын-кыз күченгән. Барысы да иске керәшеннәр булган.

📍Казан университеты профессоры , тарихчы С.М.Шпилевский әйтүенчә, Иске Карабаян ( Күль башы, Колбагыш) авылы янында археологлар тарафыннан болгар заманнарына караган Бигер табылдык әйберләр җыелмасы билгеләнгән. Карабаян (Корабаян) авылы Казан ханлыгы чорында искә алына.

🐄Колхозлашу чорында Иске Карабаян авылы “ Наш труд” исемендәге колхоз булган. Бу вакытта колхоз белән Прокопьев Илья рәислек итә. 1932 елда колхозга беренче трактор кайтарылган. 1945 елда Прокопьев Петр рәис була. Авылда: ындыр табагы, тегермән, келәт, ат абзары , сыер , сарык, дуңгыз, тавык фермалары була. Фермалар янындагы буаны “Колхоз буасы” дип йөрткәннәр.Авылда ике урам һәм алты тыкырык булган. Авыл уртасындагы елга аша чыгып йөрер өчен, өч буа кора торган булганнар.

🌱Берничә авылны берләштереп, колхоз-совхоз төзи башлагач, “Наш труд” колхозы унике авылны берләштергән “Сталин совхоз”ына кушалар; аннан ул совхоз “Ленин совхозы” исемен йөртә.

🏠1957 елда Иске Карабаян, Карабаян, Петровск авыллары “Новый путь” колхозы булып берләштерелә. 1958 елда Иске Карабаян авылы “Җәлил совхозы” составына керә. Менә шул чорда авылдагы барлык фермалар “Җәлил совхозына” урнашкан Олы Нырсы авылына күчерелеп бетерелә һәм авыл “перспективасыз” авыллар исемлегенә
кертелә.
Бүгенгесе көндә Иске Карабаян авылы Теләче Агрохимсервис оешмасының ярдәмчел хуҗалыгы булып тора. Авылда медпункт, китапханә эшли.

🌾Колбагыш халкы, гомүмән, элек-электән, хезмәт сөючән халык булган. Алар иген игү белән шөгельләнгәннәр: арыш, бодай, киндер, җитен, тары, борчак, карабодай иккәннәр.
Авылда яшелчә бакчасы да булган: шалкан, кәбестә, суган үстергәннәр.

💦Авылның көнчыгышыннан ага торган елга ярында алма бакчасы булдырганнар: алма агачлары, чия, җиләк куаклары утырталар. Бакчаны читән белән әйләндереп алалар. Бу бакчаны Макаров Степан карый.
Авылда кибет тотучы Федоров Сергей булган.

🔹Элеккеге бай Архиповның таш кладовоенда урнашкан кибеттә утызынчы елларда Емельянов Кузьма, Демидов Александр сату иткәннәр. Киселев Александр, Астафьев Иван, Ивачев Василий, Спиридонов Иван кисмәк ясау белән шөгельләнгәннәр. Шулай ук, авылда итек басучылар да булган.

🔸Семенов Леонтий ярылмый торган утыннарны җыеп яндырып авылның аскы ягында күмер базы булдырган. Халык шуннан самовар куярга күмер ала торган булган.

⛪Кайсы гына чорга карасаңда, авыл динне, гореф-гадәтләрне онытмаган. Календарь белән килә торган бөтен милли бәйрәмнәрне уткәргән.
Иске Карабаян (Колбагыш) авылында барлыгы 50 хуҗалык бар.

🏠Кайчандыр гөрләп торган авыл бүгенге көндә тыныч кына яшәп ята. Иске Карабаян авылында Олы көн, Тройсын, Казанский, Пыкрау, Рождество, Май чабу бәйрәмнәре бик күңелле үтә. Бу вакытта авылны танып та булмый.

🔻Мәгълүматны Светлана Демидова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев