Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Керәшеннәр сәхнә тотты

22 апрель көнне Теләче мәдәният йортында “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбленең концерты булып үтте.

Концертта керәшен, татар, рус халык җырлары һәм биюләре белән беррәттән, Дон казакларыныж, Кавказ халыкларының данлыклы “Лезгинка” биюләре һәм җырлары да башкарылды. Тамаша барышында яңгыраган көчле алкышлар, Казан артистларының чыгышы райондашларыбыз күңеленә хуш килүе турында сөйли.

 Шулай булмыйни, халык күңеленнән мәңге җуелмас фольклор сәнгате бит ул. Кайсы гына милләтнеке булмасын, ул кадерләп сакланырга, әлегдәй концертлар ярдәмендә киләчәк буын күңеленә җиткерелергә тиеш. “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле дистә елдан артык әнә шул олугъ миссияне башкарып килә дә инде.

Шунысы игътибарга лаек, укучы яшьләребез аны гадәттәгечә,  “Пушкин картасы” ярдәмендә тамаша кылды.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев