Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кешелекне дәвалый

Динар Марсель улы Юнысовның терлекчелек өлкәсендә хезмәт итәргә алынуына, шул юнәлештә белем алырга укырга керүенә, мөгаен, әнисе Әнзия ханымның терлекчелектә эшләве сәбәпче булгандыр. Бу хакта ул үзе дә инкарь итми. Ник дигәндә, аның балачагы 47 ел терлекчелектә эшләгән әнисе янында фермада, аңа ярдәмләшеп үтә.

Урта мәктәпне тәмамлаганда Динарның күңелендә шоферлыкка укырга китү теләге дә булмый түгел. Әнисенең: “Авылда калмыйсыңмы соң?” - дигән сүзләре уйландыра, туган як белән бәйле һөнәр сайларга этәрә дә инде. Ул башка сыйныфташларыннан аермалы буларак, авыл белән бәйле һөнәр - мал табибы һөнәрен сайлый. Документларын да Казан дәүләт ветеринария академиясенә тапшыра. Студентлык еллары сизелмичә дә үтеп китә. Әлбәттә, студентка максимализм, романтика хас. Моны гаепләмичә генә яшьлекнең гүзәл бер чагылышы гына дип карарга кирәк. Ул чакта барысын да татып, эшләп карыйсы килә. Теоретик белемнәрне ул академия аудиторияләрендә үзләштерсә, практиканы әлеге дә баягы әнисе һәм ветеринария фельдшерлары ирле-хатынлы Кафия һәм Ренат Мөхәммәтшиннар янында ала. Академияне тәмамлагач ул туган хуҗалыгы - “Чулпан” күмәк хуҗалыгына эшкә кайта. Бер ел гына эшләп өлгерә: әзерлекле яшь белгечне армия хезмәтенә алалар. Сахалин утравында Һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт итәргә насыйп була аңа. Аннан кайткач, бер елга якын Казанда төзелеш өлкәсендә эшләп ала. Кабат авылга, “Вамин - Теләче” агрофирмасының “Чулпан” бүлекчәсенә кайтып терлекләр дәваларга алына. Шул вакытта “Вамин-Теләче” агрофирмасында хезмәт хакын колбаса, сыр, майонез белән бирү чоры башлана. Агрофирмада гаиләсе белән эшләгәннәрнең суыткычлары әлеге төр продукцияләр белән тула. Хезмәт хакын ”тере акча” белән бирмәүләре авыл кешесенең тормышын бермә-бер кыенлаштыра. Әлеге сүзләрне язганда ирексездән искә Камал театрында зур уңыш белән баручы “Өйләнәм. тат.ру” спектаклендәге персонаж Мулланурның “мананез” турындагы монологы (драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган) искә төшә. Комедиягә аваздаш шартлар Динарны да кабат шәһәргә, төзелешкә китәргә мәҗбүр итә. Ел ярым эшләгәннән соң, Динар кабат Теләчегә, район ветеринария берләшмәсенә эшкә кайта. Ул чактагы җитәкчесе Илфирт Хәйретдинов аны Күкчә ветеринария участогына мал табибы итеп билгели. Шул көннән башлап, Динар ветеринария өлкәсендә район халкына игелекле хезмәт итә, танылган совет физиологы, академик, Нобель премиясе лауреты Иван Павлов әйтеп калдырганча, кешелекне дәвалый. Күренекле галим: “Медицина табибы кешене дәваласа, мал табибы кешелекне дәвалый”, - дигән. - Ветеринарлар да, табиблар кебек вакыт белән исәпләшмиләр. Тынгысыз хезмәт. Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында чакырып алырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта өлгер дә һәм дөрес карарлар да кыла белергә кирәк. Район халкының хөрмәте белән ихтирамы да әнә шул сыйфатларны бәяләүдән башлана. Сынатмый Динар. Аның һәм хезмәттәшләренең фидакарь һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсендә сезонлы профилактик чаралар вакытында һәм тиешле сыйфат белән башкарыла. Ел әйләнәсе киеренке хезмәттә алар. Аеруча язын эшләре күп була. Июнь, июль айларында бераз гына җиңел суларга мөмкиннәр. Августта кабат киеренке, тынгысыз вакыт башлана. Өстәвенә, быел республикадагы Африка чумасы эпидемиясе дә килеп өстәлде, - диде Динарның хезмәтенә уңай бәя биреп, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов. Динарның дистә елдан артык ветеринария өлкәсендә куйган хезмәте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Төп ветеринария идарәсенең Мактау грамотасы, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бәяләнгән. Динар эшендә үз хезмәтенең остасы, мактаулы белгеч булса, гаиләсендә сөекле ир, яраткан әти. Хезмәте җаваплы һәм киеренке булганлыктан, хәләл җефете Зөлфияне, уллары - Тимур белән Даниярны һәм төпчеге, ике яшьлек кызы Ясминәне генә сирәк күрә. Тәүлекнең кичке сәгатьләрендә өендә аны барысы да сагынып, зур түземсезлек белән көтеп торалар. Яраткан эшең, ныклы таянычың - гаиләң булу - бәхетнең үзе түгелмени инде?!

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев